Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Мостафа Җәмилевка читтән торып хөкем карары чыгарылган


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Кырым милли хәрәкәте тарафдарлары Мостафа Җәмилевне Кырым аннексиясен танымау сәбәпле эзәрлеклиләр дип саный.

Русия контролендәге Әрмәни Базар шәһәре мәхкәмәсе кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилевка читтән торып хөкем карары чыгарды, дип хәбәр итә Крым.Реалии.

Русия хөкемдары Венера Исроилова Русия җинаять кодексының 222нче маддәсе, 1 өлеше (канунсыз корал сатып алу, тапшыру, саклау) нигезендә Җәмилевка 1 елга иректән мәхрүм итү һәм 15 мең сум штраф җәзасы билгеләгән. Шул ук вакытта, җаваплылыкка тарту вакыты төгәлләнү сәбәпле, аны җәзадан азат иткәннәр.

Русия җинаять кодексының 224нче маддәсе нигезендә (утлы коралны сакчыл сакламау) мәхкәмә Җәмилевка 20 мең сум штраф салган һәм җаваплылыкка тарту вакыты чыккан булу сәбәпле, җәзадан азат иткән.

Русия җинаять кодексының 322нче маддәсенең 3 өлеше нигезендә (Русия Федерациясе чиген канунсыз үтеп чыгу) Җәмилевны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр һәм җиңүнең "70 еллыгы уңаеннан" амнистия белән азат иткәннәр.

Алданрак Русия гаепләүчесе Мостафа Җәмилевка "Русия чиген канунсыз үтеп чыгу" маддәсе нигезендә өч ел колония сораган иде.

2021 елның 5 мартында аннексияләнгән Кырымдагы мәхкәмә Җәмилевка Кырымга керүне тыюны 15 елга - 2034 елның 5 мартына кадәр озайтты.

Кырым милли хәрәкәте тарафдалары Мостафа Җәмилевне Кырым аннексиясен танымау сәбәпле эзәрлеклиләр дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG