Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Юстиция министрлыгы "Idel.Реалии"ның тагын ике журналистын "ят агент" дип тамгалады


Архив фотосы
Архив фотосы

Моңа кадәр "Idel.Реалии"ның биш журналисты Русиядә "ят агент" дип аталган иде.

Русия Юстиция министрлыгы 22 апрельдә "Idel.Реалии"ның тагын ике журналисты — Уфадагы хәбәрче Артур Асафьевны һәм Кировтагы хәбәрче Екатерина Лушникованы "ят агент" дип тамгалады.

Элегрәк, 2021 елның декабрендә, Юстиция министрлыгы бу исемлеккә Андрей Григорьев, Алинә Григорьева, Регина Хисамова һәм басманың элекке журналисты Регина Гыймалованы керткән иде. 8 апрельдә бу исемлеккә басманың Самардагы хәбәрчесе Екатерина Маяковская өстәлде.

Бүген "ят агентлар" исемлегенә шулай ук Сергей Пархоменко, Александр Невзоров, Алексей Венедиктов, Виктор Вахштайн, Ярослав Сироткин һәм Владимир Воронов кертелде.

Владимир Кара-Мурза һәм Леонид Волков "ят агент"-физик затлар исемлегенә өстәлде.

"Idel.Реалии" Азатлык Радиосы һәм Азат Европа/Азатлык Радиосының башка проектлары белән бергә 2017 елда ук "ят агент" дип танылган иде.

  • Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлегендә Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.
  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкыр белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң "ята агент" медиа сайтлары Русиядә томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG