Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Төрекманстан президенты белән очрашуда сәүдәне арттыру теләген белдерде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төрекмәнстан президенты Сәрдар Бердымөхәммәтов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төрекмәнстан президенты Сәрдар Бердымөхәммәтов

Соңгы вакытта Татарстан президентының БДБ илләренә сәфәре ешайды.

Бүген, 24 апрельдә, Рөстәм Миңнеханов Төрекманстанның күптән түгел сайланган президенты Сәрдар Бердымөхәммәтов белән очрашты. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Миңнеханов Бердымөхәммәтовны Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы бәйрәменә чакырган.

Миңнеханов Төрекманстан президентын сайлауда ышанычлы җиңүе белән котлаган. Алар бергә чабыш аты һәм төрекмән алабаена багышланган бәйрәм күргәзмәсендә катнашкан.

Татарстан президенты ике республика арасында сәүдә әйләнешен арттырырга чакырган.

"Узган ел безнең сәүдә $77,5 млн тәшкил итте. Бу күрсәткечне арттырыр өчен нефть эзләү, нефть чыгару, газ китерү, автомобиль, авиа һәм кораб төзелеше, химик эшләнмәләре китерү кебек юнәлешләрдә мөмкинлекләр бар", дигән Миңнеханов.

Бүген Татарстанның Ашгабадта "Татнефть", "КАМАЗ", "КЭР-холдинг" ширкәтләренең бүлекләре эшли. Төрекманстанда килешү нигезендә 2 мең йөк машинасы сатылган. Казан боралак заводы "АНСАТ" һәм МИ-1701В боралакларын, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы ике тиз йөрешле кораб китергән.

Русиягә санкцияләр кертелгәннән соң Татарстан БДБ илләре белән элемтәләрне ныгыта башлады. 23 мартта Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кылды. Ташкентта ул президент Шәүкәт Мирзиеев белән очрашты, "Чирчик" химия сәнәгате технопаркы төзелешен башлап җибәрүдә катнашты.

Шулай ук Казан һәм Уфадан Үзбәкстанга Visa яки Mastercard карталарын ясату турлары ачылды.

11 февральдә Татарстанга Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев килде. Ул "КАМАЗ" һәм "ТАНЕКО" заводлары эшчәнлеге белән танышты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG