Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтай байрагы көнендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге Горно-Алтайски шәһәрендә байракчыклар таратты


Алтай байрагы 2003 елның 24 апрелендә кабул ителгән иде. 

Бүген "Азатлык" татар яшьләре берлеге Алтай җөмһүриятенең башкаласы Горно-Алтайски шәһәрендә Алтай байрагы көненә багышлап чара оештырды һәм 500ләп алтай байракчыклары таратты.

"Без Алтай тарихында беренче тапкыр алтай байрагына багышлап чара оештырдык. Таратучылар әйтүенчә, урамнардагы халык алтай байрагы көне барлыгын белмәгән. Без моны аңлыйбыз, чөнки дәүләт дәрәҗәсендә ул беркайчан да оештырылмаган", ди "Азатлык" берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, чараның максаты - Алтай халкының милли үзаңын көчәйтү, Татарстан һәм Алтай арасында җылы мөнәсәбәтләр урнаштыру, милләтләр арасында дуслык булдыру.

"Төрки халыклар буларак бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәү бик кирәк. Алтай әле ул төркиләрнең рухи нигезе дә булып тора, чөнки кайбер тарихчылар фикеренчә, төрки халыклар нәкъ Алтайдан чыкканнар. Аларның телләре дә безгә бик якын. Татарлар Русиядә көчле халык буларак күпмедер дәрәҗәдә аларга ярдәм дә итәргә тиеш", ди Нәбиуллин.

Ул моңа кадәр чуаш, удмурт, тува байракларын таратканын искә алды.
"Еллар узгач Нәбиуллин яки "Азатлык" түгел, ә "татарлар ярдәм итте" дигән сүз калачак", ди ул.

Алтай байракчыклары Казанда ясалган. Транспорт ширкәте ярдәмендә җибәрелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG