Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эммануэль Макрон кабат Франция президент итеп сайланды


Эммануэль Макрон
Эммануэль Макрон

Соңгы 20 елда Франциядә бер үк президенты яңадан сайлап кую очрагы булмаган иде.

Эммануэль Макрон Франция президенты булды, соңгы 20 елда илдә бер үк президенты яңадан сайлап кую очрагы булмаган иде.

24 апрель, якшәмбе көнне президент сайлавының икенче турында ул көндәше Марин Ле Пенны җиңде. Бу сайлау бүлгеләре ябылганнан соң сайлауның беренчел нәтиҗәләреннән күренә. Ле Пен үзенең җиңелүен таныды.

Франциянең зур шәһәрләрендә сайлау бүлгеләре җирле вакыт белән 20:00 сәгатьтә (Казан вакыты белән 21:00) ябылды, калганнары - бер сәгатькә иртәрәк.

Беренчел нәтиҗәләргә күрә, 44 яшьлек Макрон 58,8 процент тавыш җыйган. Ле Пен исә - 41,2 процент, дип хәбәр итә Le Figaro газеты.

Бу көндәшләр биш ел элек, 2017 елның маенда да сайлауның икенче турында очрашкан иде. Ул чакта Макрон күбрәк тавыш җыйды, аның өчен сайлаучыларның 66,1 проценты тавыш бирде, Ле Пен исә 33,9 процент тавыш җыйды.

Сары жилетлар хәрәкәте дип аталучы, ягулыкка бәя күтәрелү, салымнар һәм тормыш дәрәҗәсе белән канәгать булмаганга киңкүләм каршылык чараларында катнашучылар президентка каршы чыкты.

53 яшьлек Ле Пен үз чиратында Европа берлегеннән чыгуны агитацияләүдән баш тартып, кайбер сүзләрен йомшартты.

Европаның күпчелек лидерлары Макронны хуплады, Ле Пенның җиңүе Европа берлегенә зыян китерәчәк дип, сагаю белдерде.

Шулай ук алар Ле Пенны Русия президенты Владимир Путинга лояль мөнәсәбәттә дип гаепләде. Апрельдә The New York Times газеты, Европа берлеге Макрон яңадан сайланганнан соң Русиянең энергия чыганакларына каршы санкцияләрне кырыслатырга ниятли, дип хәбәр итте, бу тавыш бирүләргә кадәр ягулыкка бәяләр арту аның җиңү мөмкинлеген киметмәсен өчен эшләнә диелде.

Макрон – Европа берлеге лидерлары арасында, Русия Украинага бәреп кергәннән соң да Владимир Путин белән элемтәдә торган аз кешеләрнең берсе.

Шулай да аның карашы торган саен кырыслана бара. Макрон хакимияте Русия нефте һәм газына эмбарго кертергә әзер булуына ишарәли, Европа берлегенең башка зур илләре белән чагыштырганда, Франция икътисады аларга азрак бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG