Accessibility links

ФСБ Украина иминлек хезмәте кушуы белән Соловьёвны үтерергә ниятләгән кешеләрнең тоткарлавын хәбәр итте


Владимир Соловьёв
Владимир Соловьёв

Украин ягы Мәскәүнең бу гаепләүләрен кире какты. ФСБның мондый белдерүләренә бәйсез экспертлар да шикләнеп карый.

Русия президенты Владимир Путин Баш прокуратура хезмәткәрләре каршында чыгыш ясап, Федераль иминлек хезмәте Русиянең танылган тележурналистын үтерергә ниятләгән "террорчы төркемнең эшчәнлеген булдырмый калды" дип белдерде.

Ул журналистның исемен атамады. Соңрак ФСБга сылтама белән РИА Новости, сүз ВГТРКның Кремль карашларын яклаучы иң танылган алып баручысы- Владимир Соловьёв турында бара, дип хәбәр итте.

Федераль иминлек хезмәте хәбәренчә, "Русиядә тыелган неонаци террорчы оешма әгъзалары" төркеме тоткарланган, алардан "кулдан ясалган шартлаткыч җайланма, сигез "Молотов коктейле", алты Макаров пистолеты, кыскартылган көпшәле аучы мылтыгы, РГД-5 гранатасы, меңнән артык патрон, наркотик матдәләр, ялган украин паспортлары" тартып алган.

Янәсе Соловьёвны Украина иминлек хезмәте үтерергә кушкан диелә. Соңрак украин ягы ФСБның бу гаепләүләрен кире какты.

23 апрельдә үз тапшыруында Соловьёв: "Зеленский миннән зарланган һәм минем белән бәйле хәл итеп бетерүләрен сораган", дигән иде.

Путин сүзләренчә, һөҗүмгә әзерлек артында чит илнең махсус хезмәтләре торган. Моңа бәйле ул Украинадагы "махсус хәрби операцияне" дә телгә алды. Русия президенты әйтүенчә, Көнбатыш илләре Русия җәмгыятен бүлгәләргә тели, әмма ул "бердәмлеген күрсәтә, кораллы көчләрне хуплый", шуңа күрә Көнбатыш илләре "мәгълүмат кырында җиңелә". Путин сүзләренчә, алар "үз ватандашларының башын бутый, әмма монда – Русиядә уңышсызлыкка дучар була", шуңа күрә "террорга күчәргә" булганнар.

Путин белдерүенчә, Русия хакимиятләренә "Үзәк күзләү идарәсеннән кураторларның фамилияләре билгеле", янәсе алар Украинаның Русиягә каршы операцияләре артында тора һәм "журналистларны үтерү кебек киңәшләр" бирә.

Русия президенты прокуратура хезмәткәрләрен экстремизмга, шул исәптән килештерелмәгән каршылык чаралары оештыруга һәм "фейклар" таратуга каршы көрәшергә чакырды.

Шулай ук ул, Украинада имештер "неонацилар" кылган җинаятьләрне тикшерергә кирәк дип белдерде.

Соловьёвка һөҗүм әзерләнүенә нинди дә булса дәлилләрне Путин да, ФСБ да китермәде. Элекке елларда ФСБның бәйсез мөселман активистларына каршы уйдырма эшләр ачуы һәм шулар нәтиҗәсендә аларны дистәләрчә елларга төрмәгә утыртуы сурәтендә бәйсез экспертлар Мәскәүнең мондый гаепләүләренә шикләнеп карый.

Берничә ай элек, үзенең сәяси көндәшләрен Беларуста терактлар әзерләүдә гаепләгәндә, Александр Лукашенка телевидение алып баручысы Григорий Азарёнокны үтерергә ниятләделәр дип ышандырган иде. "Өземтә китерәм, максатлары – хәрәкәтсез итү, тотып багажникка ату. Урманның иң караңгы урынына алып чыгып, телен кисү. Моны үзе эшләсен өчен, кайчы алу", дип белдерде ул вакытта Лукашенка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG