Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә быел төбәк башлыкларын турыдан-туры сайлауны уздырмау тәкъдим ителә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аерым алганда, әлегә хакимиятнең рейтингы югары, әмма сентябрьгә, халык санкцияләр нәтиҗәләрен ныклап тоя башлагач, бу үзгәрергә дә мөмкин дип фаразлана. Шул ук вакытта, губернаторларны турыдан-туры сайлауны гамәлдән чыгарсалар, бу кампания өчен китәсе акчаларны экономияләргә булышачак диелә.

27 апрельдә Русия президенты Владимир Путин катнашындагы Канун чыгаручылар шурасы утырышында губернаторларны турыдан-туры сайлауны гамәлдән чыгару турында сөйләшергә мөмкиннәр. Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Коммерсантъ" һәм "РБК" яза.

РБК әңгәмәдәшләре сүзләренчә, Русия парламентының ике пулатының да рәисе, аларның урынбасарлары, Русия думасы һәм Федерация шурасы комитетлары башлыклары кергән шура утырышында, быел сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә сайлаулар нинди форматта узачагы һәм гомумән, аларны үткәрү кирәкме, юкмы икәне турында фикер алышырга мөмкин.

Шул ук вакытта, турыдан-туры сайлауларны тулысынча түгел, быелга гына гамәлдән чыгару хакында сүз барырга мөмкин, дип сөйләгән чыганакларның берсе.

Басма әңгәмәдәшләре фаразынча, губернаторларга рәсми рәвештә сайлаулар схемасын үзләренчә хәл итәргә тәкъдим итәчәкләр, әмма рәсми булмаган рәвештә сайлау кампаниясе уздырмаска киңәш бирәчәкләр.

"Коммерсантъ" чыганаклары шулай ук губернаторларны турыдан-туры сайлауны гамәлдән чыгару мәсьәләсе 27 апрельдә каралырга мөмкин дип хәбәр иткән. Әле март аенда гына берничә губернатор Кремльгә, губернаторларны төбәкләрдәге канун чыгару җыеннарында гына сайлау мөмкинлеге булмасмы дип мөрәҗәгать итте.

Ахыргы карарны президент кабул итәргә тиеш.

РБКның ике чыганагы фаразынча, әлеге теманың күтәрелү сәбәбе – хакимиятләр сентябрьгә, Русиядә Бердәм тавыш бирү көне узган вакытка халык санкцияләрнең нәтиҗәсен аеруча нык тоя башларга мөмкин дип сагая.

Хәзерге вакытта хакимиятнең рейтингы югары, әмма көзгә нәрсә буласын фаразлау авыр, дип искәрткән аларның берсе. Тагын бер чыганак сүзләренчә, губернаторларны турыдан-туры сайлауны гамәлдән чыгарсалар, бу кампания өчен китәсе акчаны экономияләячәк.

Шул ук вакытта әлеге планнар барлыгын Федерация Шурасының конституция кануннары һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас кире какты.

"Әле моңа бернинди дә нигез юк", дигән ул РБКга.

Русиядә губернаторларны турыдан-туры сайлау беренче тапкыр 2004 елда, Беслан мәктәбендә теракт булганнан соң бетерлгән иде.

Ул вакытта яңа модель барлыкка килде: президент тәкъдиме белән төбәк башлыгы намзәтен төбәк депутатлары раслады. 2012 елда протестлардан соң турыдан-туры сайлаулар кире кайтты.

Сугыш вазгыятендә Русиядә 2022 елның сентябренә ниятләнгән губернатор сайлауларын уздырмаска яки күчерергә мөмкиннәр дип, Медуза март башында ук хәбәр иткән иде.

Бу көздә губернатор сайлаулары Владимир, Тамбов, Ярославль, Калининград, Киров, Новгород, Рязань, Томски, Сарытау һәм Свердлау өлкәләрендә, шулай ук Карелия, Бурятия, Удмуртия һәм Мари Иле республикаларында узарга тиеш.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG