Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннарның өчтән бере республикадан күчеп китәргә тели


Уфа һава аланы
Уфа һава аланы

Башкортстаннан китәргә теләүләренең төп сәбәбе дип алар хезмәт хакларының түбән булуын атаган.

Башкортстанда сораштыруда катнашучыларның 29 проценты республикадан китәргә теләвен сөйләгән. Бу хакта эш эзләү сервисы - hh.ru матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Mkset.

Сораштыру анкетын барлыгы 200 кеше тутырган. Шул ук вакытта сораштырылганнарның 49 проценты республикадан китү даими рәвештә уйлануын әйткән. Респондентларның 20 проценты китәргә теләмәвен белдергән, ә 2 проценты җавап бирергә авырсынган диелә.

Ширкәт 2020нче елда да шушындый ук сораштыру уздырган булган. Ул чакта Башкортстаннан күчеп китү турында уйлаучы яки күченергә теләүчеләр 71 процент булган. Башкортстаннан китәргә теләүләренең төп сәбәбе дип алар хезмәт хакларының түбән булуын атаган.

Шул ук вакытта, алар күчеп китәргә теләгән шәһәрләр дип Краснодар крае, Мәскәү һәм Петербурны атаган. Сораштыруда катнашучылар Башкортстанда үзләре эшләргә теләгән оешмалар санының аз булуын, өйдә эшләгәндә аз хезмәт хакы түләүләрен искәрткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG