Ульян өлкәсенең Вешкайма бистәсендәге "Рябинка" балалар бакчасында билгесез кеше атыш оештырган, дип хәбәр итә 112 Telegram-каналы. Ир балалар бакчасына Иж-27 мылтыгы белән килгән, тәрбиячене һәм ике баланы атып үтергән диелә хәбәрдә. Хәзерге вакытта урында полиция хезмәткәрләре эшли.
"Ир балалар бакчасына йокы сәгатендә килгән. Бу вакытта балалар ятакларында йоклаганнар. Җинаять мотивлары ачыклана", диелә.
Беренчел мәгълүматларга күрә, һөҗүм иткән ир үзенә кул салган.
Фаҗига булуын ТАСС агентлыгына төбәк хакимиятләре раслаган. Беренчел мәгълүматларга күрә, Ульян өлкәсендә тәрбияче һәм ике баланың үтерелгән дип, Русия думасы депутаты Сергей Морозов та белдерде.
Baza Telegram-каналы, балалар бакчасында сакчы булмаган, дип яза. Ир болдырны юган хезмәткәрне этеп җибәреп, түрдәге ишектән кергән. Икенче катта ул ут ачкан, тәрбияче ярдәмчесе - Елена Карпованы һәм тагын бер хезмәткәрне яралаган, соңыннан ике баланы атып үтергән һәм үзенә дә атып кул салган диелә хәбәрдә.
Шул ук вакытта Baza атучының 68 яшьлек Александр Дронин булуын язды, чөнки мылтык аның исеменә теркәлгән булган, диелә басма хәбәрендә.
Соңрак, моның хата булуы, "Рябинка" балалар бакчасында атыш оештыруда төп шикләнелүче - 26 яшьлек Руслан Әхтәмов булуы хәбәр ителде.
Мылтык хуҗасы 68 яшендә булса, һөҗүм ясалган урында үзенә кул салган кешенең яшь егет булуы күренә. Пенсионерның "Нива" машинасына утырып, Әхтәмов белән Дронин мылтыктан атарга урманга киткән булган, дип яза 112 Telegram-каналы.
Baza мылтык хуҗасының шалтыратуларга җавап бирмәвен яза. Аны хатыны соңгы тапкыр иртән күргән булган. Соңрак басма пенсионерның мәетен авылдан ерак түгел чүплектә табуларын, аның үтерелгән булуын хәбәр итте. "Беренчел фаразга күрә, Әхтәмов ирне үтергән, аның мылтыгын алып "Рябинка"га киткән", диелә хәбәрдә.
Ульяновски губернаторы төбәктәге барлык мәгариф оешмаларының иминлеген тикшерергә кушты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!