Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Одесса өлкәсендәге мөһим күпергә ракет һөҗүме ясады


Бу күпер Одесса өлкәсенең көньяк өлешен Украинаның калган өлеше белән бәйли. Аның аша Романиядән, аерым алганда Гөстәнҗә портыннан килүче юл уза. Әгәр күпер җимерелсә, коры җирдән үтү мөмкинлеге бары тик Молдова аша гына булачак.

26 апрельдә Русия гаскәрләре Украинаның Одесса өлкәсенә ракет һөҗүме ясаган. Җирле хакимият белдерүенчә, Затока тирәсендә Днестровски лиманы аша салынган күпер зарарланган. Күпер транспорт хәрәкәте өчен ябылган. Җимерелүләр масштабы турында төгәл мәгълүмат юк. Яраланучылар турында да хәбәр ителми.

Күпер стратегик әһәмияткә ия. Ул Одесса өлкәсенең көньяк өлешен Украинаның калган өлеше белән бәйли. Аның аша Романиядән, аерым алганда Гөстәнҗә портыннан килүче юл уза. Күпер җимерелсә, коры җирдән үтү мөмкинлеге бары тик Молдова аша гына булачак.

Русия гаскәрләре күпергә һөҗүм итүләрен әлегә расламады.

Соңгы вакытта Украинаның транспорт инфраструктурасына Русиянең ракет һөҗүмнәре еш була. Кичәге һөҗүмнәр нәтиҗәсендә биш тимер юл станциясендә поездларны электр энергиясе белән тәэмин итүче корылмалар җимерелде, бу Украинада поездлар хәрәкәте графигы бозылуга китерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG