Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд русияләргә турист визалары бирүне туктата


Нидерланд башкаласы Амстердам
Нидерланд башкаласы Амстердам

Нидерландның Русиядәге илчелеге 27 апрельдән русияләргә кыска вакытлы, шул исәптән туристик визалар да бирүне туктатуын белдерде.

Бу консуллыкта хезмәткәрләр саны кимү белән аңлатыла.19 апрельдә Русия тышкы эшләр министрлыгы Нидерландның 15 дипломатын илдән мәҗбүри чыгарып җибәрүен игълан иткән иде. Бу март ахырында Нидерландның 17 Русия дипломатын чыгарып җибәрүенә җавап булды.

Нидерланд илчелеге хәзер Русиядә бары һуманитар визалар һәм вакытлы яшәү визалары гына биреләчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG