Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кунакханәләре май бәйрәмнәренә 100 процентка тулган


Казан Кирмәне янында туристлар (архив фотосы)
Казан Кирмәне янында туристлар (архив фотосы)

Иң күп туристлар Мәскәү һәм Петербурдан килер дип көтелә.

Беренче май бәйрәмнәренә Казандагы кунакханәләр 100 процентка тулган. Бу хакта 27 апрельдә Татарстан туризм комитеты рәисе Сергей Иванов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Без бик күп туристлар килүен көтәбез. Кунакханәләрдә бронь ясаучылар бик күп. Беренче көннәргә отельләр 100 процентка, май бәйрәмнәренең икенче өлешенә 80-85 процентка тулы", диде ул.

Татарстанга иң күп туристлар Мәскәү һәм Петербурдан килер дип көтелә. Иванов сүзләренчә, 29 апрельдә ике шәһәрдән дә Казанга чартер очышлар башланачак. Беренче очкычларга урыннар инде сатып бетерелгән.

Узган Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Татарстанга 140 мең турист килгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 12 мең туристка азрак.

Коронавирус пандемиясенең беренче елында Татарстанда туристлар саны ике тапкырга кимеде. Узган ел республикага 3,3 млн турист килгән. Бу пандемиягә кадәрге елга караганда 300 мең кешегә кимрәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG