SpaceX ширкәтенең "Фалькон-9" ракеты Халыкара галәм станциясенә чираттагы экипажны орбитага чыгарды. Ракет Флорида штатындагы Канаверал борыныннан, Казан вакыты белән 10:54 сәгатьтә очып китте, бу NASA-ның рәсми каналында трансляцияләнде.
Freedom (Азатлык) исеме бирелгән кораб экипажына NASA астронавтлары Челл Линдгрен, Роберт Хайнс, Джессика Уоткинс һәм Европа галәм агентлыгы вәкиле, итальян Саманта Кристофоретти кергән. Алар орбитада алты айлап булачак диелә.
Миссиядә кулланылучы "Крю дрэгон" корабы орбитага беренче тапкыр юнәлде, "Фалькон-9"ның беренче өлеше элегрәк өч тапкыр кулланылган иде инде. Башта ракетны 23 апрельдә очырту ниятләнгән, әмма NASA аның вакытын күчерергә мәҗбүр булган.
Тоткарлануның сәбәбе – Axiom Space ширкәтенең тулысынча сәүдәгә корылган миссиясе экипажындагы галәм туристлары начар һава шартлары аркасында Җиргә әйләнеп кайта алмады, аларның корабы 25 апрельдә генә төшеп утырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!