Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Көнбатышка "яшен тизлегендәге һөҗүмнәр" белән янады


Русия президенты Владимир Путин

Путин һөҗүмнәрне “каршы җавап” дип атады. Бу сүз хәрби доктриналарда атом-төш коралы куллану белән бәйле кулланыла.

27 апрельдә Русия президенты Владимир Путин, әгәр Украинадагы вазгыятькә "читтән" кем дә булса тыкшынса һәм Русиягә кабул ителмәстәй стратегик характердагы куркыныч тудырса, Мәскәү "яшен тизлегендә һөҗүмнәр" ясаячак, дип белдерде.

Петербурда Канун чыгаручылар шурасы әгъзалары белән очрашуда, Путин стратегик куркыныч очрагында ясалачак "яшен тизлегендәге һөҗүмнәргә" кагылышлы барлык карарлар кабул ителде дип искәртте.

Путин һөҗүмнәрне "каршы җавап" дип атады. Бу сүз хәрби доктриналарда атом-төш коралы куллану белән бәйле кулланыла.

Русия президенты яшен тизлегендәге һөҗүмнәрнең нинди максатларга һәм нинди корал белән ясалырга мөмкин булуын әйтмәде.

Атом-төш коралы турында да әйтмәде, әмма Русиянең көндәшләрендә булмаган бер корал турында телгә алды.

Шулай ук Путин 24 февральдә, Украинага сугыш башлаганда сөйләгән сүзләрен искә алды. Ул вакытта Путин, әгәр Көнбатыш илләре вазгыятькә тыкшынса - тарихта булмаган нәтиҗәләргә дучар булачаклар, дип белдергән иде.

Путин кабул ителмәстәй стратегик характердагы куркынычның ни булуын да ачыкламады. Русия хәрби доктринасында каралганча, Русия үзенә каршы агрессия булганда, һәм бу дәүләтне куркыныч астына куйса, атом-төш коралын беренче булып куллана ала.

Путин "Донбасста һәм Украинада уздырылучы махсус хәрби операциянең" барлык бурычлары үтәләчәк дип кабат искәртте.

Бу бурычлар арасында ул аннексияләнгән Кырымдагы, Донецки һәм Луһански "халык республикалары" дип аталучы фетнәчел төбәкләрдәге русияләргә тынычлык һәм иминлек гарантияләүне телгә алды. Элегрәк "хәрби операция" бурычлары дип Украинаны коралсызландыру һәм "денацификацияләү" аталган иде.

Эчке сәясәт турында сөйләгәндә Путин, күп кенә мәгълүмат чараларында чыккан фаразларга карамастан, губернаторларны турыдан-туры сайлауны үткәрмәү яки көзгә ниятләнгән Бердәм тавыш бирү көнен күчерү турында игълан итмәде.

"Махсус операция" дип аталучы сугыш ике айдан артык дәвам итә. Русия Украинага һөҗүмен 24 февральдә башлады.

Бу вакыт эчендә урыс гаскәрләре Украинаның көньягында һәм көнчыгышында урнашкан берничә өлкәсендәге җирләрне үз контроленә алды, шулай да Киев яныннан һәм төньяктагы башка төбәкләрдән чигенергә мәҗбүр булды. Хәрби хәрәкәтләр ызгышта катнашучы ике якның да меңләгән корбаннары, шул исәптән тыныч халык арасындагы корбаннар белән дә үрелеп бара.

Көнбатыш илләре Украинаны корал белән тәэмин итүне арттыра һәм Русиягә санкцияләр кертә, әмма турыдан-туры сугышка катнашырга ниятләмәүләрен искәртә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG