Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша Украинага 200дән артык Т-72 танкы биргән


Украинада Русия армиясенең Т-72 такны
Украинада Русия армиясенең Т-72 такны

Польша Украинага 200дән артык Т-72 танкы һәм берничә дистә хәрби машина җибәргән. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Польша Киевка бер ярым млрд евролык хәрби техника һәм җиһазлар биргән. Бу турыда Польша радиосы хәбәр итә.

Польша саклану министрлыгы белдерүенчә, Украинага МиГ-29 һәм Су-27 хәрби очкычлпары өчен һава-һава ракетлары һәм "Град" системнары да җибәрелгән.

Авыр хәрби техникадан тыш, Польша Киевка WB Electonics дроннары да биргән.

Польша радиосы хәбәр итүенчә, Чехия дә Украинага Т-72 танклары юллаган һәм хәзер Украинаның 400ләп шундый танкы бар.

Русиядә 1973 елдан 1990нчы еллар башына кадәр барлыгы 30 меңләп Т-72 танкы җитештерелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG