Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессы вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси Киевта булып китте


Уртада: АКШ Конгрессы вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси һәм Украина президенты Владимир Зеленский.
1 май 2022 ел
Уртада: АКШ Конгрессы вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси һәм Украина президенты Владимир Зеленский. 1 май 2022 ел

Сәфәр турында алдан хәбәр ителмәде. Бүген Украина азатлык өчен батырларча көрәшә һәм бу көрәш беткәнче, АКШ Украинага ярдәм итәргә әзер, дип белдергән Зеленский белән очрашуда Нэнси Пелоси.

АКШ Конгрессының вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси эш сәфәре белән Киевка килгән.

Сәфәр турында алдан хәбәр ителмәде. Пелоси белән очрашу видеосын 1 май, якшәмбе иртәсендә Украина президенты Владимир Зеленский чыгарды.

"Русия агрессиясенә каршы көрәштә Кушма штатлар Украинага ярдәм итү лидеры булып тора. Безнең дәүләтнең суверенитетын һәм территориаль бербөтенлеген якларга булышуыгыз өчен рәхмәт!", дип язган Зеленский.

Соңрак Пелосиның Twitter-ында Конгресс вәкиллегенең Киевка сәфәр кылуын раслаучы хәбәр чыкты. Хәзер алар Польшага юл тоткан. Делегация составына күренекле демократ-сәясәтчеләр кергән.

Бүген Украина азатлык өчен батырларча көрәшә һәм бу көрәш беткәнче, АКШ Украинага ярдәм итәргә әзер, дип белдергән Зеленский белән очрашуда Нэнси Пелоси. Украина президенты Пелосины кенәз хатыны Ольга ордены белән бүләкләгән.

Сугыш сәбәпле Украина өстендә һава элеккечә ябык, чит ил лидерлары Киевка поездда килә. Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Киевта АКШ дәүләт секретаре һәм саклану министры, Британия премьеры һәм Европаның кайбер илләре лидерлары булып китте.

Бу атнада Вәкилләр пулаты күпчелек тавыш белән Украина өчен ленд-лиз турында канун өлгесен хуплады.

Ул бюрократик процедураларсыз, алдан түләүләрсез генә Украинага корал һәм хәрби техника бирү мөмкинлеге тудыра.

Моннан тыш Конгресска хакимияттән гариза кертелгән, анда Украинага өстәмә рәвештә 33 миллиард доллар ярдәм, шул исәптән хәрби ихтыяҗлар өчен 20 миллиард доллар бүлеп бирү турында әйтелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG