Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мариупольдә Совет берлеге байрагы тотып чыккан пенсионер хатын-кызга һәйкәл куярга ниятлиләр


Аннексияләнгән Акъярда 1 май бәйрәме
Аннексияләнгән Акъярда 1 май бәйрәме

Апрельдә интернетта Совет берлеге байрагы тотып, украин хәрбиләрен каршыларга чыккан өлкән яшьтәге хатын-кыз видеосы таралган иде.

Украинаның Русия гаскәрләре оккупацияләгән Мариуполь шәһәрендә Совет берлеге байрагы тоткан пенсионер хатын-кызга һәйкәл барлыкка киләчәк. Бу хакта җирле сәясәтче Константин Иващенко хәбәр итте, ул фетнәчел Донецки "халык республикасы" башлыгы тарафыннан шәһәрнең мэры итеп билгеләнде (Украина аның вәкаләтләрен танымый).

Элегрәк Петербурның "Фонтанка" басмасы шәһәр урамнарында бу пенсионер хатын-кызның рәсеме чыккан йөз билборд барлыкка килүен хәбәр иткән иде. Алар Үзәк, Адмиралтейски, Петроград, Выборг, Приморски, Калинин, Мәскәү районнарына урнаштырылган.

Журналистлар искәртүенчә, плакатлар дәүләт оешмаларыннан ерак булмаган урыннарга урнаштырылган, аерым алганда Ленинград өлкәсе хакимияте, ФСБ һәм эчке эшләр министрлыгы идарәләре биналары янында.

"Фонтанка" мәгълүматына күрә, бу шәхси тәкъдим, аны дәүләт структуралары түләмәгән. Мәгълүмат чарасы бәяләмәсенә күрә, моңа 10лап миллион сум акча тотылган.

Кремльне хуплаучы мәгълүмат чаралары һәм Русиянең ватанпәрвәр пабликлары кызыл байрак тоткан өлкән яшьтәге хатын-кызның рәсемен апрельдә интернетта чыккан видеодан соң актив куллана башлады. Видеода пенсионерның Совет берлеге байрагы тотып, Украинада украин хәрбиләрен каршыларга чыгуы күренә, янәсе ул аларны Русия хәрбиләре белән бутаган.

Видеоролик ахырында ул кызыл байракны азык-төлеккә алмаштырудан баш тарта, ә хәрбиләр аның байрагын тартып ала. Видеоны кем, кайчан һәм кайда төшергән – төгәл билгеле түгел. Пенсионерның исеме һәм аның Русия пропагандасында үз образын тиражлауларына мөнәсәбәте дә билгесез.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG