Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина соңгы көннәрдә Русиянең хәрби югалтулары зур булуын белдерә


"Дошманның югалтулары шактый, аеруча җирдә һәм артиллериядә", диелә хәбәрдә.

Украина кораллы көчләре баш штабында Русия башлаган сугышның 68нче көне иртәсенә фронттагы вазгыять турында сөйләделәр.

Хәбәргә күрә, Волынски һәм Полесское юнәлешләрендә Русия гаскәрләренең Беларус җирләреннән хәрби һәм сивил инфраструктура объектларына ракет һөҗүмнәре ясау куркынычы дәвам итә.

Северски ягында исә, Чернигов өлкәсенең Сенковка авылы тирәсендә Украина гаскәрләренә минометтан атканнар.

Слобожанское ягында Русия гаскәрләре Харьковка, Уды авылына һәм Прудянка бистәсенә атуын дәвам итә.

Изюм ягында, Русия гаскәрләре Изюм-Барвинково һәм Изюм-Славянски юнәлешләрендә һөҗүм итә.

Донецки ягында Русия гаскәрләренең һөҗүмнәре бәрелеш линиясенең буеннан-буена диярлек бара.

Лимански ягында, Славянскига һөҗүм максаты белән Лиман-Северски чигендә атыш булган.

Северодонецки ягында Русия гаскәрләре Рубежное шәһәрен тулы контрольгә алырга тырыша һәм Северодонецкига һөҗүм итәргә әзерләнә.

Попаснянский ягында Мариуполь ягындагы бер батальонны күчереп китерү хисабына Русия гаскәрләре көчәйтелә.

Таврический һәм Южнобугски якларында Русия гаскәрләре тактик позицияләрен яхшыртырга тырыша, атышлар дәвам итә.

"Узган тәүлектә һава һөҗүменә каршы көрәш хәрби бүлекчәләре ун "Орлан-10" дронын бәреп төшерде. Дошманның югалтулары шактый, аеруча җирдә һәм артиллериядә. Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге җирләрдә генә дә узган тәүлектә урыс оккупантларының ун һөҗүме кире кайтарылды, дошманның ике танкы, 17 артиллерия системы, 38 ныгытылган хәрби техникасы һәм 10 хәрби машинасы юк ителде", дип белдерделәр Украина кораллы көчләре баш штабында.

Русиянең Украинага сугышы 24 февральдән дәвам итә. Русия Украинага каршы яулап алу сугышы алып баруын кире кага, моны "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG