Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мариуполь хакимиятләре: Русия гаскәрләре һәлак булучыларның җәсәдләрен "һуманитар ярдәм" машиналарында чыгара


Европа комиссиясе президенты Урсула фон дер Ляйен һәм Европа берлегенең тышкы эшләр вәкиле Джозеф Боррел, урыс гаскәрләре сивилләрне күпләп үтергән Буча шәһәренә сәфәре вакытында. Буча, Киев өлкәсе, 8 апрель 2022 ел.
Европа комиссиясе президенты Урсула фон дер Ляйен һәм Европа берлегенең тышкы эшләр вәкиле Джозеф Боррел, урыс гаскәрләре сивилләрне күпләп үтергән Буча шәһәренә сәфәре вакытында. Буча, Киев өлкәсе, 8 апрель 2022 ел.

Беренчел мәгълүматка күрә, бу мәетләрне Харцызск шәһәрендәге мобиль крематорий урнашкан урынга алып китәләр, әмма бу факт әлегә ачыклана дип искәртелә.

Русия гаскәре Русиянең "һуманитар ярдәм" йөк машиналарын кулланып Мариупольдә һәлак булучыларның җәсәдләрен алып чыга. Бу хакта Мариуполь мэры киңәшчесе Пётр Андрющенко хәбәр итте.

"Мариупольгә "һуманитар сәдакалар" алып килгән йөк машиналарына кире киткәндә һәлак булучыларның мәетләре төялә. Бер бинада күпләп җыелып торган булсалар, йөк машиналарын йорт янына ук китереп куялар. Күп булмаса, куркыныч йөкне "Метро" янындагы азык-төлек складларында төйиләр, монда һәлак булучыларның җәсәдләрен төрү дә башкарыла", дип ышандыра ул.

Андрющенконың беренчел мәгълүматына күрә, бу мәетләрне Харцызск шәһәрендәге мобиль крематорий урнашкан урынга алып китәләр, әмма бу факт әлегә ачыклана дип искәртте ул.

Әлеге белешмәләрне башка чыганаклар аша тикшерү мөмкин түгел.

6 апрельдә Мариуполь хакимиятләре, Бучадагы вакыйгаларны халыкара яңгыратудан соң, Русия Мариупольдә мобиль крематорийлар эшләтә башлады, анда Русия һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган шәһәр кешеләренең мәетләре яндырыла, дип белдергән иде.

15 апрельдә шәһәр мэриясе, Мариупольдәге урыс гаскәрләре сивилләрнең йорт ишек алларында күмелгән мәетләрен эксгумацияли һәм үзләре үк үтергән кешеләрне күмүне тыя, моның өчен һәр ишек алдында күзәтүче-контролер куелган дип тә белдергән иде.

Шул ук вакытта, Украина иминлек хезмәте мәгълүматынча, үз югалтуларын яшерү өчен Русия гаскәре солдатларның җәсәдләрен зур булмаган партияләр белән һәм бары тик төнге вакытта гына алып китә.

Бу уңайдан Русия ягының фикерен белешү мөмкин түгел. Элегрәк Мәскәү үзе "хәрби операция" дип атаган сугышта сивилләргә һөҗүм итүен кире каккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG