Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан сенаторлар Ирек Ялалов һәм Лилия Гомәрова Яңа Зеландия санкцияләренә эләккән


Лилия Гомәрова һәм Ирек Ялалов
Лилия Гомәрова һәм Ирек Ялалов

Чикләүләр илгә керүне тыя һәм активларны туңдыруны күз уңында тота.

Яңа Зеландиянең яңартылган чикләүләр исемлегенә Русия парламенты югары пулатының 170 әгъзасын керткәннәр, алар арасында Башкортстаннан сенаторлар Ирек Ялалов һәм Лилия Гомәрова да бар. Чикләүләр илгә керүне тыя һәм активларны туңдыруны күз уңында тота, дип яза РБК.

Моннан тыш Русиянең "Кронштадт" саклану ширкәтенә, "Академик Макеев исемендәге дәүләт ракет үзәге"нә, Яшел Үзәндәге көймә төзү заводына, Берләшкән көймә төзү корпорациясенә, Вагнер хосусый хәрби ширкәтенә һәм Минскидагы йөкле тагылмалар тарту машиналары төзү заводына (Беларус) санкцияләр кертелгән.

Шулай ук 400дән артык кешегә карата чикләүләр көчәйтелгән, аларга Яңа Зеландиягә керү тыелган.

Элегрәк Яңа Зеландия Русиягә каршы берничә чикләүләр җыелмасы керткән иде. Аерым алганда "Русия сәнәгатенең мөһим тармаклары белән тыгыз бәйләнештәге продукция" экспортын чикләде, Русиянең 18 банкына һәм финанс институтына санкцияләр кертте.

Русия һәм фетнәчел Донецки белән Луһански "халык республикалары" арасында дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турындагы килешү расланганнан соң, мартта Русия парламенты югары пулатының 146 әгъзасы белән бергә Ирек Ялалов һәм Лилия Гомәрова Европа берлеге санкцияләренә эләккән иде.

Гомәрова сүзләренчә, санкцияләр аның тормышына берничек тә йогынты ясамаячак. Ялалов исә үзен чикләүләр исемлегенә кертүләренә "тамчы да борчылмавын" белдерде, чөнки бу исемлеккә "илнең язмышын һәм киләчәген уртаклашырга курыкмаучы кешеләр" керде дигән иде.

Апрель ахырында Австралия дә 144 сенаторга санкцияләр керткән иде, алар арасында Федерация шурасындагы Башкортстан вәкилләре дә бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG