Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлегендә гаепләнгән Эльмар Мамедов һәм Радик Хәйретдинов 15 августка кадәр сак астында кала


Екатеринбур хәрби мәхкәмәсе
Екатеринбур хәрби мәхкәмәсе

Аларны иректәм мәхрүм итү карарын аппеляция мәхкәмәсе кире каккан иде. Җинаять эшләре яңадан карала.

"Хизб ут-Тәхрир" фиркасе эшчәнлегендә катнашуда гаепләнгән Тольятти мөселманнары Эльмар Мамедов белән Радик Хәйретдиновны сак астында тоту вакыты 2022 елның 15 августына кадәр озайтылды. Бу хакта бүген Екатеринбур хәрби мәхкәмәсендә узган утырышта билгеле булды.

Эльмар Мамедов һәм Радик Хәйретдиновка карата "Тольятти эше" 2019 елның сентябрендә башланды. Алар Русия Җинаять кодексының 205.5 маддәсенең 2нче өлеше ("Русиядә террорчы дип танылган оешма эшчәнлегендә катнашу") нигезендә гаепләнде.

Элегрәк мәхкәмә Хәйретдиновны 11 елга ирегеннән мәхрүм итү, Мамедовны 12 елгы кырыс режимлы колониягә җибәрү карары чыгарылган иде. Мамедовны шулай ук 205.2 маддәнең 2нче өлеше ("Террорчылыкны аклау") нигезендә дә гаепләделәр.

2021 елның 17 июнендә Русия Апелляция хәрби мәхкәмәсе Хәйретдинов белән Мамедовның әлеге хөкем карарларын гамәлдән чыгарды. Хәзер аларның эшләре яңадан карала.

Мамедов һәм Хәйретдинов 2019 елның 23 сентябрендә Тольятти шәһәрендә кулга алынды.

Бу хакта тулырак язма һәм Хәйретдиновның апасы белән әңгәмә Азатлыкта соңрак булачак.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG