Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краматорскида төнге атыш нәтиҗәсендә 25 кеше яраланган


Мариупольдә "Азовсталь" не штурмлау дәвам итә.

4 майдан 5 майга каршы төндә һава һәм ракет һөҗүмнәре нәтиҗәсендә, Украинаның Донецки өлкәсендәге Краматорски шәһәрендә кимендә 25 кеше яраланган. Бу хакта Telegram-да өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Павел Кириленко хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, алты кешегә табиб ярдәме кирәк. Кириленко мәгълүматына күрә, тугыз торак йорт, мәктәп һәм сивил инфраструктураның башка күп объектларына зыян килгән.

"Украин гаскәре белән сугышырга сәләтсез русияләр безнең сивилләр белән сугышуын дәвам итә", дип яза Павел Кириленко. Ул чираттагы хәрби җинаять турында сүз бара дип искәрткән һәм бу да җентекле тикшереләчәк дигән. "Барысы да җентекле теркәлеп бара. Җәзадан беркем кача алмаячак", диелгән хәбәрдә.

Бер көн алдан Краматорски хакимияте, шәһәрдә атышлар сәбәпле 21 кеше һәлак булды дип белдергән иде, моны 8 апрельдә вокзалга ясалган һөҗүмнән соң, бер көн эчендә иң күп сивил үлгән очрак дип атады.

"ВВС"-ның урыс хезмәте язуынча, төнлә Украинадагы фронт сызыгында җитди үзгәрешләр булмаган.

Мариупольдә, "Азовсталь" металлургия комбинатына һава һөҗүме дәвам итә. Монда "Азов" батальоны сугышчылары һәм диңгез пехотачылары төркеме саклана. Завод җирләрендә сивил затлар да кала бирә, кайбер мәгълүматларга күрә, алар арасында 30лап бала да бар.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә Мариупольгә Русия президенты хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенконың килүе дә билгеле булды. Ул, сугыш барышында җимерелеп бетә язган шәһәрдә, совет байрагы тоткан карчыкка һәйкәл ачты. Мариупольгә Кириенко белән бергә "Бердәм Русия" фиркасе баш шурасы сәркатибе Андрей Турчак та килгән.

4 майда Русия саклану министры Сергей Шойгу, Мариуполь урыс гаскәре контролендә, дип кабат белдерде. Соңрак Русия саклану министрлыгы "Азовсталь" заводыннан сивил затлар чыксын өчен яңа һуманитар коридорлар ачылачагын игълан итте. Әлегә Киев моңа фикер белдермәде.

Мариупольдәге украин сугышчылары 4 май кичендә элемтәгә чыгып, урыс гаскәрләренең "Азовсталь"гә үтеп керүен раслаган.

Украина вице-премьеры Ирина Верещук Мариупольдә һуманитар коридорлар ачылу кысаларында чәршәмбе көнне 344 кешене эвакуацияләүләрен хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG