Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хакимиятләре 9 майда Уфа концертында катнашачак Басков белән Лещенкога күпме түләячәген әйтми


Лев Лещенко хатыны Ирина белән. Архив фотосы
Лев Лещенко хатыны Ирина белән. Архив фотосы

Республика башлыгының матбугат хезмәтендә бу - яшерен мәгълүмат дигәннәр.

9 майда Уфаның "Торатау" конгресс-холлы амфитеатрында җиңүнең 77 еллыгына багышланган концертта Николай Басков, Лев Лещенко, җырчы МакSим һәм "Отпетые мошенники" төркеме чыгыш ясар дип көтелә.

Әлеге уңайдан Mkset басмасы республика башлыгы Радий Хәбировның матбугат хезмәтенә бу җырчыларга күпме акча түләнәчәген сорап язган.

"Төзелгән килешүләрнең шартларына ярашлы, чакырылган артистларга түләнәсе гонорар күләме – яшерен мәгълүмат", дигәннәр матбугат хезмәтендә.

Журналистлар концертның һәм бәйрәм салютының тулаем алганда ничә сумга төшәсен дә сораган булган, Уфа хакимияте моңа да җавап бирмәгән. Рәсми җавапта чараларны муниципаль һәм республика бюджетларыннан, шулай ук бюджеттан тыш чыганаклардан финанслаулары турында гына әйтелгән.

Proconcert концерт-бәйрәм агентлыгы мәгълүматына күрә, Николай Басковның гонорарлары 85 мең евродан (6 майга куелган евро курсына ярашлы – 5,95 миллион сум), Лев Лещенконыкы – 25 мең доллардан башлана (1,7 миллион сум), Максимның гонорары да 25 мең доллардан башлап. Агентлык сайтындагы мәгълүматка күрә, "Отпетые мошенники" концерт өчен 500 мең сум ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG