Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Кырым хокук яклау төркемен "теләнмәгән" дип тапты


"Кырым хокук яклау төркеме"нең матбугат очрашуы
"Кырым хокук яклау төркеме"нең матбугат очрашуы

Аерым алганда, бу оешманың хокук яклаучылары Кырымда сәяси активистларга басым һәм “Хизб ут-Тәхрир” дини хәрәкәте тарафдарларына җинаять эзәрлекләүләре турында сөйли иде.

Русия баш прокуратурасы Украинаның "Кырым хокук яклау төркеме" оешмасын Русиядә теләнмәгән дип таныды. Бу хакта прокуратураның Telegram-каналында хәбәр ителә.

Баш прокуратура хокук яклаучыларның эшчәнлеге "Русия Федерациясенең конституцион корылышына һәм иминлегенә куркыныч тудыра" дигән карарга килгән.

"Кырым хокук яклау төркеме" аннексияләнгән Кырымда кеше хокукларын яклау, хокук бозулар очракларын җыеп, дөньяга чыгару белән шөгыльләнә. Аерым алганда хокук яклаучылар сәяси активистларга басым һәм "Хизб ут-Тәхрир" дини хәрәкәте тарафдарларына җинаять эзәрлекләүләре турында сөйли. "Хизб ут-Тәхрир" хәрәкәте Русиядә террорчы оешма дип танылган, әмма Украинада ул канунлы оешма.

2021 елның июлендә, аннексияләнгән Кырымда барган хәрби чакырылыш турындагы язмалары өчен, "Кырым хокук яклау төркеме"нең сайтын ярымутрауда томалаганнар иде. Мәхкәмә фикеренчә, бу язмалар "Русиянең конституцион корылышын какшата".

Ул вакытта "Кырым хокук яклау төркеме" җитәкчесе Ольга Скрипник бу карарны, Русия хакимиятләренең Кырымны мәгълүмати изоляцияләвенең тагын бер мисалы, дип атаган иде.

Оешманы теләнмәгән дип танулары - Русиядә аның теләсә нинди эшчәнлеге тыелуны аңлата, ә бу оешма белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эше ачарга һәм иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG