Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Украинадагы сугышта Татарстаннан 62 кешенең һәлак булуын таныды


Украина, Харков, 3 апрель
Украина, Харков, 3 апрель

Татарстан рәсмиләре моңа кадәр аерым хәрбиләрнең үлемен социаль челтәрләрдәге аккаунтларында яки район газетлары аша гына таный иде.

Путинның Украинага каршы сугышында Татарстаннан 62 кеше һәлак булган. Бу хакта 7 майда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы җиңүенә әзерлеккә багышланган хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

"Биргән антка тугры калып, үзләренең изге хәрби бурычын үтәп, операциядә 62 Татарстан хәрбие һалак булды. Шулардан 2 кешегә Русия герое исеме, 12сенә - Батырлык ордены бирелде", диде ул.

Миңнеханов Бөек Ватан сугышы һәм Украинада сугышта һәлак булучылар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте.

Моңа кадәр Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан кешеләренең төгәл саны әйтелмәде. "Idel.Реалии" китергән саннардан күрә, Татарстанда ким дигәндә 46, Башкортстанда - 57, Оренбурда - 68 кешенең гомере өзелгән. Үлемнәрне Русия хакимиятләре яки туганнары таныды. Украинадагы сугышта Идел буе төбәкләреннән 507 кеше һәлак булган.

Би-би-синың урыс хезмәте Украинада һәлак булган 2120 русияле хәрбинең исемен раслаган.

Русия саклану министрлыгы югалтулар турында соңгы мәгълүматны 25 мартта бирде: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде.

Украина саклану министрлыгы рәсми сайтында Русия югалтулары 25 меңнән артык дип белдерә.

Азатлык Башкортстан һәм Татарстаннан сугышка китеп үлүчеләр исемлеген барлый, алар турында мәгълүмат туплый.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы башлаган сугышны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплап чыкты.

21 апрельдә Татарстан Дәүләт шурасы Путинның Украинага каршы сугышын хуплады. Русия президенты исеменә юлланган мөрәҗәгатьне 73 депутат хуплап тавыш бирде, бер депутат тотылып калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG