Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина эчке эшләр министры киңәшчесе Кырым күпере җимереләчәк дип белдерде


Кырым күперенең бер өлеше
Кырым күперенең бер өлеше

“Вот так” басмасы искәртүенчә, берничә көн элек интернетта Кырым күпере юк ителәсе көнгә кадәр күпме вакыт калуын санап баручы сайт барлыкка килгән. Янәсе бу хәл 9 май көнне булырга тиеш диелгән.

"Кырым күпере һичшиксез җимереләчәк, бу вакыт мәсьәләсе генә", дип белдерде Украина эчке эшләр министры киңәшчесе Виктор Андрусив. Аның сүзләренчә, бу бурычны үтәү өчен украин гаскәренең кирәкле коралы бар инде, әмма хәрбиләргә "Азак (Азов) диңгезе яр буена тагын да якынрак килергә кирәк".

"Вот так" басмасы искәртүенчә, берничә көн элек интернетта Кырым күпере юк ителәсе көнгә кадәр күпме вакыт калуын санап баручы сайт барлыкка килгән. Янәсе бу хәл 9 май көнне булырга тиеш диелгән.

Элегрәк Латвия кораллы көчләре вәкиле Янис Слайдиньш та бу көнне украин хәрбиләре Кырым күперенә һөҗүм итәргә мөмкин дип фаразлаган иде.

Ул кичүне "бик әһәмиятле стратегик объект" дип атады, "аны җимерү Русия өчен зур орым булачак, чөнки сугышның барлык көньяк юнәлешләре өчен коралны бу күпердән китерәләр" дип әйтте.

Русияне аннексияләнгән Кырым белән тоташтырып торучы күпер 2019 елда ачылды. Аның озынлыгы 19 километрга якын, төзелешнең якынча бәясе - 250ләп миллиард сум.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Азак диңгезе яр буена тулысынча урыс гаскәрләре урнаштырылды, бу хәзерге вакытта Русиягә Кырым ярымутравына кадәр җирдән һәм диңгездән булган юлларны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG