Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү парадында Путин "Русия тыеп калу һөҗүме ясады" дип белдерде


"Хәрби операция" башлануның сәбәбе дип Путин АКШ һәм НАТО илләренең гамәлләрен атады. Аның сүзләренчә, алар Русиянең иминлек гарантияләре таләпләрен кабул итмәгән һәм Украинаны Русиянең "тарихи җирләренә", шул исәптән Кырымга да һөҗүм итәргә әзерләнгән.

24 февральдә Украинага каршы сугыш башлап, Русия "тыеп калды" һәм бу "бердәнбер дөрес карар" иде дип белдерде Русия президенты Владимир Путин Кызыл мәйдандагы парадта.

Русиядә һәм элекке Совет берлегенең кайбер илләрендә бүген Җиңү көне бәйрәм ителә. 77 ел элек Совет берлеге һәм Көнбатыш илләренә җиңелгән наци Германиясе капитуляция игълан итте.

Быел бәйрәмне Русиядә "махсус хәрби операция" дип аталган, Мәскәү башлаган сугыш шартларында үткәрәләр.

"Хәрби операция" башлануның сәбәбе дип Путин АКШ һәм НАТО илләренең гамәлләрен атады, аның сүзләренчә, алар Русиянең иминлек гарантияләре таләпләрен кабул итмәгән һәм Украинаны Русиянең "тарихи җирләренә", шул исәптән Кырымга да һөҗүм итәргә әзерләгән. Украина һәм Көнбатыш бу гаепләүләрне кире кага һәм Русияне бернинди нигезе булмаган агрессия башлауда гаепли.

Путин бер минут тынлыкны Икенче дөнья сугышында һәлак булганнарны гына түгел, 2014 елда Мәскәүнең Украинаның бер өлешен басып алып, ул җирләрне Новороссия дип атау омтылышында Киевка каршы көрәштә һәлак булганнарны, шулай ук Украинада һәлак булган Русия солдатларын искә алып игълан итте. Шулай ук ул Украинага каршы сугышта һәлак булучылар һәм яраланганнарның гаиләләренә ярдәм турында фәрман имзалавын әйтте.

Җиңү көне алдыннан Британия һәм Американың кайбер мәгълүмат чаралары күзләү чыганакларына сылтама белән, урыс гаскәренең "чагыштырмача уңышсызлыклары" аркасында Путин Украинага сугышны рәсми игълан итәргә, яки мобилизация турында белдерергә мөмкин, дип язган иде. Путин мондый белдерүләр ясамады.

Трибунада Русиянең башка җитәкчеләре, шул исәптән хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин, Путинның Иминлек шурасындагы урынбасары Дмитрий Медведев, патриарх Кирилл.

Парадны саклану министры Сергей Шойгу кабул итте. Һава торышы аркасында парадның һавадагы өлеше булмады, Кызыл мәйдан өстеннән очкычлар очмады.

Шул ук вакытта бүген Русиянең күпчелек шәһәрләрендә "Үлемсез полк" йөрешләре уза. Кешеләр урамнардан Икенче дөнья сугышында катнашкан туганнарының портретларын күтәреп үтә. Оештыручылар Украинага каршы сугышта катнашучыларның рәсемнәрен дә алып килергә рөхсәт иткән.

Кайбер шәһәрләрдә "Үлемсез полк" йөрешенә сугышка каршы плакатлар тотып килүчеләрне тоткарлаулары хәбәр ителә. Аерым алганда, протестның мондый төренә "Весна" хәрәкәте чакырган иде. Хәрәкәтнең Петербурдагы һәм башка шәһәрләрдәге активистлары, шул исәптән җинаять гаепләүләре нигезендә дә, Җиңү көненә кадәр тоткарланды.

Украинада да бүген Җиңү көне билгеләп үтелә, әмма киңкүләм чараларсыз гына.

Кичә Украина президенты Владимир Зеленский Һитлер Германиясе һәм хәзерге Русия арасындагы охшашлыклар турында әйткән иде, яңа видеомөрәҗәгатендә исә ул тиздән Украинада ике Җиңү көне бәйрәм ителәчәк, ә "кайдадыр" берәү дә бәйрәм ителмәячәк, дип белдерде.

Җиңү көне уңаеннан чаралар украинаның Русия оккупацияләгән шәһәрләрендә, аерым алганда Херсонда да оештырылды. Фетнәчел Донецки "халык республикасы"нда исә киресенчә, парадларны уздырмадылар, атышлар булу куркынычы бар дип белдерделәр.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG