Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Русия платинасы һәм палладийенә пошлинаны арттырды


"Русия – дөньяда платина һәм палладий җитештерүче төп илләрнең берсе һәм платина белән палладий эшләнмәләре экспортында Британиягә нык бәйле", диелә Британиянең тышкы сәүдә департаменты хәбәрендә.

Русия Украинага каршы сугыш башлаган өчен, Британия Русия һәм Беларуска яңа сәүдә чикләүләре кертте, дип хәбәр итә Британия тышкы сәүдә департаменты.

Британия хакимиятләре кайбер тауарлар, шул исәптән платина һәм палладий импортына пошлиналарны арттырырга булган. Сугышка кадәр бу тауарлар белән сәүдәнең күләме елына 1,4 миллиард фунт стерлинг булган. Британия өстәмә 35 процентлы импорт тарифы кертәчәк диелә.

"Русия – дөньяда платина һәм палладий җитештерүче төп илләрнең берсе һәм платина белән палладий эшләнмәләре экспортында Британиягә нык бәйле", диелә департамент хәбәрендә.

Моннан тыш Британия Русиягә кертү тыелган тауарлар исемлеген киңәйткән. Бу Русия икътисадының Британия тауарларына ныграк бәйле булган тармакларына кагыла. Исемлеккә машина җиһазлары, химикатлар, пластмассалар һәм каучукны керткәннәр. 2021 елда Британиядән Русиягә 250 миллион фунтлык шундый тауарлар кергән булган.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Британия дүрт миллиард фунтлык продукция экспортына һәм импортына чикләүләр кертте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG