Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Лента.ру" хезмәткәрләре сайтларында сугышка каршы язмалар чыгарган


Сайтның баш битенең скриншоты
Сайтның баш битенең скриншоты

Бу бернинди дә "хакерлар җимерүе" түгел, бу безнең күптән кабул иткән аңлы карарыбыз, дип белдергән алар.

9 май иртәсендә Русиянең кеше иң күп кереп карый торган яңалык сайтларыннан берсе – "Лента.ру"да, Русиянең Украинага каршы сугышын һәм Русия хакимиятләрен кискен тәнкыйтьләгән берничә язма чыккан.

"Русия гаскәре бурлар һәм мародерлар гаскәре булып чыкты" яки "Владимир Путин мескен диктатор һәм параноикка әверелде" дигән башисемле язмаларны сөрткәннәр инде. Кайбер язмалар һәм сайттагы баш битнең скриншоты веб-архивта сакланган. Язмаларның астында "Лента.ру" хезмәткәрләре исеме куелган. Аерым алганда, "Икътисадтагы уңышсызлыкларны сугыш белән каплап булмый. Путин китәргә тиеш" дигән язманы чыгару өчен җаваплылыкны үзләренә "Икътисад" һәм "Яшәү мохите" бүлекләренең җитәкчесе Егор Поляков һәм бүлекләр мөхәррире Александра Мирошникова алган.

"Эш, адвокатлар һәм мөгаен сәяси сыену урыны да эзлибез!", диелә язма ахырында.

"Медиазона"ның "Лента.ру"дагы чыганаклары моны чынлап та хезмәткәрләр язып элүен раслаган, алар моңа кадәр чыгып килгән яңалыкларның текстын үзгәрткән булган. "Медиазона" Егор Поляковның белдерүен дә чыгарды.

"Бу бернинди дә "хакерлар җимерүе" түгел, бу безнең күптән кабул иткән аңлы карарыбыз, әмма аны тиз арада тормышка ашырып булмады (әлегә нинди сәбәпләр аркасында икәнен әйтмим). Төп сәбәп – намус. Мин Русиянең медиа киңлеге күптән "кул бирешүләр" сегментына бүленүен аңлыйм, һәм "Лента" анда керми. Шәхсән мин "кул бирешмәүче" мәгълүмат чараларында эшләүче күп кенә яхшы һәм лаеклы кешеләрне беләм, шуңа тәнкыйтьчеләрне гуманлылык турында онытмаска һәм бөтен кешегә дә ярлыклар такмаска чакырам. Минемчә хәзер сугышка каршы булучыларга, карашлары нинди булуга карамастан, берләшергә кирәк. Имзалар – безнеке, минем белән сөйләштеләр инде, без бүтән "Лента"да эшләмибез дип әйтергә буладыр", дигән ул.

Әлегә "Лента.ру" моңа фикер белдермәде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG