Британия саклану министры Бен Уоллес фикеренчә, Украинадагы сугыш барышында кылынган хәрби җинаятьләр өчен Русия хәрби җитәкчеләре һәм Русия президенты Владимир Путин җаваплы, бу җинаятьләрне Икенче дөнья сугышында наци режимы гамәлләре белән чагыштырып карап була.
Уоллес бүген, 9 майда Лондондагы дәүләт гаскәр музеенда чыгыш ясаячак, әмма аның сүзләре матбугатта чыга башлады инде. "Украинага һөҗүм итеп, Путин, аның даирәсе һәм генераллар 70 елдан артык элек булган фашизмнан, тиранлыктан күчермә ала һәм узган гасырның тоталитар режимнары хаталарын кабатлый", дип саный Британия министры. "Ахыр чиктә аларның язмышы да шундый ук булачак", диде ул.
Уоллес сүзләренчә, Украинага каршы берни белән провокацияләнмәгән агрессия дә, сугыш барышында кылган ерткычлыклар да, шул исәптән хатын-кызларга һәм балаларга көч куллану да Русиянең кайчандыр горурлана алырдай дөньядагы абруена зарар итә.
Британия министры фикеренчә, Путин урыс халкының нацизм белән көрәше тарихын үз сәяси максатлары өчен "урлады".
"Русия гаскәренең үз-үзен тотышына барлык профессионал хәрбиләр ачуланырга тиеш", дип саный Уоллес. Аның сүзләренчә, урыс гаскәренең хәрби җитәкчелеге трибунал каршына басарга тиеш.
Нацизмны җиңүгә багышланган чыгышларында быел Көнбатыш илләренең күпчелек лидерлары Украинадагы сугышны телгә ала һәм Икенче дөнья сугышындагы Һитлер Германиясе белән хәзерге Русия арасында параллельләр уздыра.
Ак йорт хәбәренчә, 9 майда АКШ президенты Джо Байден Украина өчен ленд-лиз турында канун өлгесе имзалаячак. АКШ Икенче дөнья сугышыннан соң беренче тапкыр ленд-лиз нигезендә корал һәм башка тауарлар белән тәэмин итәчәк. Икенче дөнья сугышы чорында мондый тәэмин итүләр шул исәптән Совет берлегенә дә ярдәм иткән булган.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!