Accessibility links

Башкортстанда санкцияләр сәбәпле кәгазь җитештерүчеләрнең продукциясенә ихтыяҗ 10-15 процентка кимегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аерым алганда, Швейцариянең Nestle холдингы Русиядә азык-төлек ассортиментын киметте, шуңа Учалыдагы сырлы катыргы җитештерүче "Николь-пак" оешмасына заказлар да кимегән. Әгәр Nestle Русиядә эшчәнлеген туктатса, Учалы заводына катыргыга заказлар бөтенләй булмаячак дип искәртелә.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән чикләүләр аркасында, Башкортстанда кәгазь һәм катыргы җитештерүче ширкәтләрнең продукциясенә ихтыяҗ 10-15 процентка кимегән.

Беренче чиратта сырлы катыргыдан ясалган капларны сату кимегән, дип хәбәр итә РБК республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгына сылтама белән.

"Катыргыдан ясалган продукциягә бәяләр элеккечә калса да, аңа ихтыяҗ кимеде, күрәсең бу оешмаларның һәм шәхси хезмәткәрләрнең үз продукцияләрен сатуда проблемнары булуы турында сөйлидер. Сатып алучыларның алдан биргән гаризаларыннан баш тартуы да, шул хакта сөйли. Шул ук вакытта икътисади вазгыятьнең ничек булачагы билгеле түгел, шуңа республиканың кәгазь һәм катыргы җитештерүчеләре үзләре дә сатып алучыларга кредитка бирми башлады, бу да ихтыяҗ кимүгә китергәндер", дигәннәр министрлыкта

Моннан тыш целлюлоза-кәгазь җитештерү тармагындагы ширкәтләр чималга кытлык кичерә. Элек кәгазь һәм катыргы җитештерү өчен кирәкле химикатлар, электрон җиһазлар һәм кәгазь эшләүче машиналарының компонентлары күбрәк Европа илләреннән кертелде, хәзер исә мондый тәэмин итүләр туктады. Шулай ук Русиядән халыкара эре ширкәтләр дә китте.

Мәсәлән Швейцариянең азык-төлек җитештерүче Nestle холдингы ассортиментын киметте, шуңа Учалыдагы сырлы катыргы җитештерүче "Николь-пак" оешмасына заказлар да кимегән. Әгәр Nestle Русиядә эшчәнлеген туктатса, Учалы заводына заказлар бөтенләй булмаячак дип искәртелә.

"Республиканың целлюлоза-кәгазь җитештерү оешмаларына яңа партнерлар һәм логистик юллар эзләргә туры киләчәк, моның аркасында алар җитештергән продукциягә дә бәяләр артачак", дигәннәр министрлыкта.

Башкортстанда кәгазь һәм катыргы эшләнмәләре җитештергән иң эре оешмалар: Учалыдагы "Николь-пак" заводы, Туймазыдагы "Катыргы-кәгазь комбинаты", Стәрлетамак районындагы "Стерэкс Пак" һәм Уфадагы "Добрый картон". Төбәктә җитештерелә торган продукциянең 91 проценты аларга туры килә.

Министрлыкта әйтүләренчә, хәзерге вакытта Башкортстанда целлюлоза-кәгазь җитештерүче бер генә оешма да эшен туктатмаган. Хезмәткәрләр һәм эшчеләр кыскартылмаган. Ихтыяҗ кимү сәбәпле, ширкәтләр яңа сатып алучылар эзли, ә кирәк булмаган артык продукциясен складка җибәрә.

Элегрәк бу тармак вәкилләре, ихтыяҗ кимү сәбәпле Русиядә катыргы җитештерү 25 процентка кимеде дип фаразлаган иде.

Илдәге макулатураны эшкәртүче 70 оешманы үз эченә алган Макулатура эшкәртүчеләр лигасы мәгълүматынча, Русиянең февраль ахырыннан апрельгә кадәр Русия катыргысына ихтыяҗ 25-30 процентка кимегән, бу аена 112-134 мең тонна дигән сүз.

Русиянең Украинага каршы сугышы өченче ай бара. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләрнең тискәре нәтиҗәләрен гади халык та нык сизә. Башкортстанда сораштырылган кешеләрнең күбесе азык-төлеккә бәя артуын таныган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG