Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: финанс министрлыгы Русия икътисадының моңарчы булмаганча түбән тәгәрәячәген фаразлый


Агентлыкның аноним чыганаклары сүзләренчә, әгәр әлеге фаразлар чынга ашса, бу илнең якынча ун еллык икътисади үсешен юк итәчәк.

Русия Украинага сугыш башлаган өчен АКШ һәм Европа керткән санкцияләр аркасында, 2022 елда Русиянең тулаем эчке продукты 12 процентка кимиячәк. Икътисадның түбәнәюе 1994 елдан бирле иң көчлесе булачак. Бу хакта Русия финанс министрлыгының эчке фаразларында әйтелә, алар белән Bloomberg агентлыгы танышкан. Министрлык үзе мондый фаразлар ясавын кире кага.

Агентлыкның аноним чыганаклары сүзләренчә, әгәр әлеге фаразлар чынга ашса, бу илнең якынча ун еллык икътисади үсешен юк итәчәк. Шул ук вакытта киләчәктә ни буласы билгеле түгел, чөнки сугыш дәвам итә, ә АКШ һәм Европа яңа чикләүләр турында фикер алыша, алар арасында Русия нефте импортына тыю да бар.

2020 ел нәтиҗәләренә ярашлы Русиянең тулаем төбәк продукты структурасында нефть-газ тармагының өлеше 15,2 процент булган.

Шул ук вакытта Русия икътисад министрлыгы 2022 елда тулаем эчке продукт 8,8 процентка кимер дип фаразлый. Үзәк банк фаразынча тулаем эчке продукт 8-10 процентка, ә Халыкара валюта фонды фаразынча– 8,5 процентка кимиячәк.

Агентлык сораштырган икътисадчылар бәяләмәсенә күрә, Русия икътисады уртача 10,3 процентка төшәчәк.

Bloomberg язмасыннан соң финанс министрлыгы тулаем эчке продуктның 12 процентка кимүе турындагы фаразлар дөреслеккә туры килми дип белдерде. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәреннән өземтәне "Прайм" дәүләт агентлыгы язып чыкты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG