Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә берничә төбәк башлыгы вазифасыннан китте


Сергей Жвачкин
Сергей Жвачкин

Сүз Мари Иле, Томски, Киров, Сарытау һәм Рязань өлкәләре җитәкчеләре турында бара.

Бүген 10 майда Русиянең берничә төбәге губернаторлары эштән китүен хәбәр итте.

Томски өлкәсенең 65 яшьлек губернаторы Сергей Жвачкин "яшьләргә юл бирергә кирәк" дип санавын әйтте. Ул губернаторларга ике мөддәт кенә эшләргә рөхсәт итә торган канунга сылтанды. "Мин кануннарны үтәргә гадәтләнгән. Беркайчан да төрле әмәлләр эзләмәдем һәм эзләргә җыенмыйм да. Беркайчан кәнәфигә ябышмадым", дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, Русия президенты Владимир Путин аның бу карашын хуплый.

Узган елның октябрендә РБК басмасы, сәясәтче Алексей Навальный такымының "Акыллы тавыш бирү" намзәтләре төбәктә тавышны күп җыйганга, Кремльдә Жвачкинны вазифасыннан җибәрүне ниятлиләр, дип язган иде. Томски шәһәр думасына сайлауларда "Бердәм Русия" 24,46 процент тавыш җыйды, ә 27 бүлгенең 19ында оппозицион намзәтләр, шул исәптән Навальный хуплаганнар җиңде. Аерым алганда, Думага Навальный штабы координаторы Ксения Фадеева узды.

Басма чыганаклары төбәкнең яңа башлыгы – президент хакимияте хезмәткәре Владимир Мазура булырга мөмкин, дип әйткән иде.

Жвачкиннан соң эштән китүе турында Киров өлкәсе башлыгы Игорь Васильев та игълан итте. Ул эшен федераль дәрәҗәдә дәвам итәргә ниятләвен язды.

Шулай ук Сарытау өлкәсе губернаторы Вячеслав Радаев та вазифасыннан китә. Рязань өлкәсе башлыгы Николай Любимов та бу көз сайлауларда намзәт буларак катнашмаячагын әйтте. Мари Иле башлыгы Александр Евстифеев та вазифасын калдыра.

Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгының узган елның октябрендә чыккан хисабында әйтелгәнчә, эшеннән китәргә мөмкин булганнар арасында Орлов өлкәсе башлыгы Андрей Клычков, Хакасия, Калмыкия һәм Якутия башлыклары - Валентин Коновалов, Бату Хасиков һәм Айсен Николаев та бар. Мондый үзгәрешләр 2022 ел башында, "сәяси вазгыять тотрыклы булганда" булырга мөмкин дип искәртелгән иде. Хисап Украинага каршы сугыш башланганчы чыкты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG