Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессы Украинага ярдәмгә 40 миллиард доллар бүлеп бирде


АКШ президенты Джо Байден Алабамадагы Lockheed Martin заводында чыгыш ясый, монда Украинага бирелә торган Javelin ракет комплекслары җитештерелә. 3 май 2022 ел
АКШ президенты Джо Байден Алабамадагы Lockheed Martin заводында чыгыш ясый, монда Украинага бирелә торган Javelin ракет комплекслары җитештерелә. 3 май 2022 ел

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Конгресс икенче мәртәбә Украинага зур күләмдә акча бүлеп бирә. Мартта АКШның канун чыгаручылары бу максатларга 13,6 миллиард бүлеп биргән иде.

10 майда АКШ Конгрессының вәкилләр пулаты, күпчелек тавыш белән Русия һөҗүменә дучар булган Украинага хәрби, икътисади һәм һуманитар ярдәмгә 40 миллиард доллар бүлеп бирүне күз уңында тоткан канун өлгесен хуплады.

Бу – Джо Байден хакимияте сораганнан 7 миллиардка артык.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Конгресс икенче мәртәбә Украинага зур суммалар бүлеп бирә. Мартта Американың канун чыгаручылары бу максатларга 13,6 миллиард бүлеп биргән иде.

Әгәр Сенат канун өлгесен хупласа, сугыш башыннан бирле Украинага күрсәтелгән ярдәм 50 миллиард доллардан артып китәчәк.

Конгрессның түбән пулаты утырышында чыгыш ясап, Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси, Украинага ярдәм итеп, АКШ демократиянең диктатура белән көрәшенә ярдәм итә, дип белдерде: "Демократия җиңәргә тиеш. Украин халкы үзенең дә, безнең дә демократия өчен көрәшә", диде ул.

Бу акчаларның 15 миллиард доллары украин гаскәре өчен корал һәм хәрби техника сатып алуга китәчәк. 14 миллиарды – һуманитар ярдәмгә, украин качакларына булышуга.

Сугыш сәбәпле Украина бодае һәм кукурузы экспорты тукталды, бу вазгыятьтә туган ашлык дефициты нәтиҗәләрен бетерүгә 5 миллиард доллар каралган.

Тавыш бирүләр алдыннан АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен һәм АКШ саклану министры Ллойд Остин Конгресска канун өлгесен кичектерми генә хупларга чакырып хат җибәргән булган, чөнки Украинага моңарчы бүлеп бирелгән ярдәмнәр инде беткән диярлек.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG