Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда активист Ирина Даниловичны урлаганнан соң тикшерү изоляторына япканнар


Ирина Данилович
Ирина Данилович

Ирина Данилович шәфкать туташы булып эшләгән һәм социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен, шулай ук берничә блогер баганасы алып барган, алар аннексияләнгән ярымутраудагы медицина хезмәткәрләренең хокукларына һәм сәламәтлек саклау проблемнарына багышлана.  

"Крымская медицина без обложки" проектының координаторы, сивил журналист Ирина Даниловичны урлаганнан соң Акмәчет тикшерү изоляторына япканнар, ул шартлаткыч маддәләр яки җайланмалар белән канунсыз гамәлләр кылуда шикләнелә (Русия Җинаять кодексының 222.1 маддәсе, 1 өлеше). Бу хакта Крым. Реалии яза.

Аннексияләнгән Кырымның Көктөбел (Коктебель) бистәсендәге сивил журналист Ирина Данилович 29 апрель иртәсеннән элемтәгә чыкмый башлаган. Шул ук вакытта ул яшәгән йортта Русия ФСБсы хезмәткәрләре тентү үткәргән. Тентүдән соң Даниловичның әти-әнисенең барлык телефоннарын тартып алганнар, шуңа алар булган хәлләр турында берничә көн беркемгә дә хәбәр итә алмаган.

5 майда ягулык салу станцияләренең берсендә урнаштырылган күзәтү камерасында Даниловичны урлаулары төшереп алынган язма булуы хәбәр ителде. Журналистның әтисе әйтүенчә, кызыныкы кебек кием кигән хатын-кыз тукталышта автобус көтеп тора. Анда кара машина килеп туктый һәм машинадан берничә кеше чыга. Журналист каршылык күрсәтүгә дә карамастан, бу кешеләр аны көч белән машинага этеп кертә һәм китеп бара. Ягулык салу станциясендә кызның әтисенә бу язманы бирмәгәннәр, аны бары тик Русиянең хокук саклаучыларына гына тапшыра алуларын әйткәннәр.

7 майда дәүләт адвокатын җәлеп итеп, Даниловичны кулга алганнар, журналистның үз адвокаты Айдер Азаматов аны сигез көн дәвамында, шул исәптән ФСБ идарәсеннән һәм адвокатлар пулатыннан да эзләгән булган.

Бүген, 11 майда, 29 апрельдән бирле кайда икәнлеге билгеле булмаган Ирина Даниловичның Акмәчеттәге тикшерү изоляторында тотылуы расланды.

Кырым автоном республикасы прокуратурасы Ирина Даниловичны тоткарлаулары һәм канунсыз тентүләр уңаеннан җинаять тикшерүе башлады.

Украинаның иҗтимагый оешмалары сивил активист Ирина Даниловичны азат итүне таләп итә.

Ирина Данилович шәфкать туташы булып эшләгән һәм социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен, шулай ук берничә блогер баганасы алып барган, алар аннексияләнгән ярымутраудагы медицина хезмәткәрләренең хокукларына һәм сәламәтлек саклау проблемнарына багышлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG