Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 9 майда "Сугыш бетсен" плакаты белән ялгыз пикетка чыккан активистка 30 мең сум штраф салганнар


Искәндәр Габдрахманов
Искәндәр Габдрахманов

Искәндәр Габдрахманов мәхкәмә карарын шикаять итәргә ниятли.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 9 майда Бауман урамында "Сугыш бетсен! Stop war" плакаты белән ялгыз пикет үткәргән Искәндәр Габдрахмановка 30 мең сум штраф җәзасы биргән.

Бу хакта активист "Idel.Реалии"-га хәбәр иткән, мәгълүматны мәхкәмә матбугат хезмәтендә дә раслаганнар.

Габрахмановны Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә гаепле дип тапканнар. Активист пикетта берничә минут кына торган, аның янына полиция хезмәткәрләре килгән һәм ул тоткарланган.

Полиция бүлекчәсендә Габдрахмановка беркетмә төзегәннәр. Беркетмәдә әйтелгәнчә, егет Бауман урамында "башка ватандашлар каршында "Сугыш бетсен! Stop war" дигән язулы плакат тотып торган", бу исә Русияне һәм аның ватандашлары мәнфәгатьләрен яклау, халыкара тынычлыкны һәм иминлекне саклау өчен илнең кораллы көчләрен Русиядән читтә куллануга аяк чалырга чакыру булып тора. Егетне " халык алдында Русия кораллы көчләре абруен һәм аларга ышанычны какшатуга, шулай ук аларны куллануны дискредитацияләүгә юнәлгән актив гамәлләр кылуда" гаепләгәннәр.

Беркетмә төзегәннән соң Габдрахмановны җибәргәннәр. 11 майда мәхкәмә утырышы узган. Активист хөкем карарын шикаять итәргә ниятләвен әйтә.

Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG