Accessibility links

Кайнар хәбәр

WSJ: Киев өлкәсендә авыллар арасындагы юлда 37 кешенең җәсәде табылган


Журналистлар фикеренчә, Русия хәрбиләре юлга мина аткычлар белән һөҗүм иткән.

Киев өлкәсенең Мотыжин һәм Ясногородка өлкәләре арасында, төбәктә урыс гаскәрләре булган вакытта үтерелгән 37 кешенең мәете табылган. Бу хакта Украина полициясенә сылтама белән The Wall Street Journal яза.

Басма ролик чыгарды, анда Мотыжиннан төньякка илтүче ике юлда сугышның беренче көннәрендә күп кенә сивилләрнең һәлак булуы турында әйтелә. Шуңа күрә кешеләр сугыш барган урыннан көньяк-көнчыгышка – Ясногородкага китәргә булган. Ике авыл арасындагы ераклык – җиде километр.

Тhe Wall Street Journal язуынча, тикшерүчеләр машиналардагы регистраторларның язмаларын һәм юл тирәсендәге җирләрне өйрәнгән, шулай ук шаһитләр белән сөйләшкән. Журналистлар фикеренчә, Русия хәрбиләре юлга мина аткычлар белән һөҗүм иткән.

Мартта мәгълүмат чаралары Русия хәрбиләре Мотыжин старостасы Ольга Сухенконы, аның ирен һәм улын урлады дип язган иде. Русия гаскәрләре киткәннән соң аларның мәетләрен күмәк каберлектә тапканнар.

Украина хакимиятләре әйтүенчә, Русия сугыш башлаган көннән алып март ахырына кадәр Киев өлкәсендә 1200дән артык кеше үтерелгән. БМО мәгълүматына күрә, Украинаның бәрелешләр барган җирләрендә өч меңнән артык сивил һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG