Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский: Макрон Путинның "йөзен саклау" өчен юл бирергә тәкъдим итте


Эммануэль Макрон һәм Владимир Зеленский
Эммануэль Макрон һәм Владимир Зеленский

Юл бирүләр исә "суверенитетка кагылышлы" диелә. Зеленский Русия президентының “йөзен саклау” турында уйлаганчы, Русияне саклау турында уйларга кирәк дигән.

Франция президенты Эммануэль Макрон, Русия президенты Владимир Путинның "йөзен сакларга" ярдәм итү өчен, Украинага "суверенитетка кагылышлы юл бирүләргә ризалашырга" тәкъдим иткән.

Бу хакта Италиянең Rai 1 телеканалына әңгәмәсендә Украина президенты Владимир Зеленский белдергән.

Зеленский Украина "кемнеңдер нәрсәсендер сакларга һәм шуның аркасында җирләрен югалтырга" әзер түгел дип искәрткән.

Макрон кайчан һәм конкрет нәрсә тәкъдим иткән – монысы турында Зеленский сөйләмәде. Макрон Мәскәүгә һәм Киевка февраль башында барды, ул чакта Русия Украинага һөҗүм итмәгән иде әле, әмма Украина белән чиктә Русия гаскәрләре туплануы турындагы хәбәрләр инде бар иде.

Матбугат, Макрон Зеленскийга Путин тәкъдимнәрен китергән булырга мөмкин, дип язды, аерым алганда Русиянең Мински килешүләре турындагы аңлатмаларына кагылышлыларын. Франция президенты китеп, якынча ике атна узганнан соң сугыш башланды.

Зеленский әңгәмәсендә, Русия президентының "йөзен саклау" турында уйлаганчы, Русияне саклау турында уйларга тәкъдим иткән.

Украина президенты сүзләренчә, ул элеккечә Путин белән күрешергә әзер, әмма шәхсән күрешергә һәм алдан ниндидер шартлар һәм ультиматумнар куймый гына.

13 майда Кремль сүзчесе Дмитрий Песков мондый очрашу ниндидер мәсьәләләр турында фикер алышу өчен түгел, бары тик документлар имзалау өчен генә оештырыла ала дип белдерде.

Зеленский сүзләренә Франция әлегә фикер белдермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG