Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык җырчысы Ренат Ибраһимов вафат


Ренат Ибраһимов хатыны Светлана белән, 2016 ел
Ренат Ибраһимов хатыны Светлана белән, 2016 ел

Аңа 74 яшь иде

Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов вафат. Бу хакта Мәскәү шәһәренең "Ихсан" дини оешмасы рәисе Ринат Фәсхетдинов хәбәр итте.

Ибраһимовның өендә йөрәге тоткан диелә. Туганнары ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырткан. Алар җырчының үлемен раслаган.

Ренат Ибраһимов 1947 елның 20 ноябрендә Львов шәһәрендә туа. Соңрак гаиләсе Казанга күчә. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли башлый. Ул Эскамильо ("Кармен"), Валентин ("Фауст"), Евгений Онегин ("Евгений Онегин"), Елецкий ("Пиковая дама") партияләрен башкара.

1974 елда V бөтенсоюз эстрада артистлары бәйгесе лауреаты.

1979 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия була.

1981 елда РСФСРның халык артисты исем ала.

Җырчы биш телдә җырлады. Ибраһимовның репертуарында йөздән артык халык, эстрада һәм опера җырлары бар. Ренат Ибраһимов фильмнарда төште. Ул уйнаган иң билгеле кино тасмаларның берсе – "Итальянча килешү" ("Итальянский контракт") фильмы.

1999 елда җыр театры оештыра.

2011 елда "Бердәм Русия" фиркасеннән чыгуын белдерде. Моны ул фиркадән кәефе төшүе белән аңлатты.

Соңгы елларда Мәскәүдә яшәде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG