Accessibility links

Кайнар хәбәр

ISW: Русия Луһански өлкәсен басып алуга көч куячак


Северодонецки шәһәре атышлардан соң
Северодонецки шәһәре атышлардан соң

Русия гаскәрләренең якын вакытта төп бурычы – Северодонецки шәһәрен алу булачак диелә.

Русия хәрби җитәкчеләре Донецки өлкәсендәге украин хәрби төркемнәрен чолгап алудан баш тартып, мөгаен хәзер төп көчләрен Луһански өлкәсен контрольгә алуга юнәлтер. Американың Сугышны өйрәнү институты (ISW) белгечләренең бәяләмәсе шундый.

15 майда чыккан хисапта әйтелгәнчә, Русия гаскәрләренең якын вакытта төп бурычы – Северодонецки шәһәрен алу булачак.

"Русия гаскәрләре Северодонецкины төньяктан һәм көньяктан яулап алуга көч куюын дәвам итә, бу украин гаскәрләрен элегрәк фаразланганнан азрак чолгап алуга китерергә мөмкин", ди белгечләр.

Соңгы көннәрдә сугышлар Северодонецки янында бара – сугышка кадәр монда 100 меңнән артык кеше яшәде. Кичә Украина хәрбиләре Русия гаскәрләре алган Рубежное шәһәреннән Северодонецкига илтүче күперләрне шартлату видеолары чыгарды.

Северодонецкига һәм аның күршесендәге Лисичански шәһәренә атышлар бара.

Северодонецки Северский Донецк елгасының көнчыгыш ярында урнашкан, шуңа күрә көнбатыштагы югары ярда урнашкан Лисичански шәһәре белән чагыштырганда, аңа һөҗүм итү уңайлырак.

Соңгы көннәрдә Русия гаскәрләре Лисичанскидан төньяк-көнбатышта урнашкан Белогоровка бистәсе тирәсендә елганы кичеп чыгарга тырышты. Әгәр бу уңышлы барып чыкса, ике шәһәрдә дә украин гаскәрләре чолганышта калырга мөмкин иде.

Шулай да, күпсанлы хәбәрләргә күрә, Русия гаскәрләре уңышсызлыкка һәм зур югалтуларга дучар булган.

16 майда The New York Times, хәтта Русия хакимиятен хуплаучы блогерлар һәм журналистлар да бу операциядән соң хәрби җитәкчеләрне кискен тәнкыйтьли дип искәртә. Русия саклану министрлыгы бу хәлгә фикер белдермәде.

Март ахырыннан Русия гаскәрләре һөҗүмне төньяктан - Харьков өлкәсеннән һәм көньяктан – Запорожьедан алып барды, шул рәвешле Донецки һәм Луһански өлкәләрендә украин гаскәрләрен чолганышка алырга тырышты.

Әмма хәзер бу һөҗүм тукталган диярлек. ISW бәяләмәсенә күрә, Русия гаскәренең хәзергә калган көчләре белән боҗрага алу мөмкинлеге бик аз. Аналитиклар фикеренчә, Русия гаскәренең резервтагы сугышырга сәләтле хәрбиләре беткән диярлек.

Алданрак Британия күзләве якын 30 көндә Русиянең Донбасска зур һөҗүм ясау ихтимлы аз дип белдергән иде.

Ләкин Луһански өлкәсен тулысынча алу бурычы тормышка ашырылырдай булып күренә. Моның өчен Северодонецки, Лисичански һәм берничә зур булмаган бистәне алырга кирәк. Луһански өлкәсе хәрби хакимияте башлыгы Сергей Гайдай сүзләренчә, өлкәнең 90 проценты хәзер Русия контролендә. Мәскәү бу өлкәне Украинадан бәйсез "Луһански халык республикасы" дип саный. Сугышның максатларыннан берсе дип Кремль Донецки белән беррәттән Луһанскиның да бөтен җирләрен контрольгә алуны әйткән иде.

Украина президенты офисы киңәшчесе Алексей Арестович Русиянең Харьков өлкәсеннән хәрбиләрне Северодонецкига күчерүен раслады. Соңгы көннәрдә Украина Харьков янындагы кайбер торак пунктларны үзенә кайтарды. Берничә урында украин хәрбиләре Русия белән чик сызыгына чыкты.

Украинаның саклану министрлыгы видео чыгарды, анда чик буе баганасы янында тоган украин хәрбиләре "Окуппант-ил –Русия белән бүлеп торучы сызыкка" чыгуларын әйтә. Видеода алар Украина президенты Владимир Зеленскийга: "Без барып җиттек, президент әфәнде, без монда", дип мөрәҗәгать итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG