Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Украина "Азовсталь"дән яралы украин хәрбиләрен чыгару турында килешкән


Мариупольдәге "Азовсталь" заводы
Мариупольдәге "Азовсталь" заводы

Русия саклану министрлыгы "атышны туктату тәртибе" кертелде дип ышандыра. Яралылар Новоазовскига китереләчәк.

Русия саклану министрлыгы Украина белән Мариупольдәге "Азовсталь" заводын саклаган яралы украин хәрбиләрен эвакуацияләү турында килешә алуларын белдерде.

Русия саклану министрлыгы "атышны туктату тәртибе" кертелде дип ышандыра. Яралылар Новоазовскига китереләчәк, ул Донецки өлкәсенең "ДНР" хәрби төркеме контролендәге шәһәре.

Алданрак "ДНР" хәрби төркеме командирларының берсе Александр Ходаковский да килешүләр турында хәбәр иткән иде.

Әлегә Русиянең бу белдерүләренә Украинаның комментары булмады.

"Азовсталь" заводы – шәһәрнең күпчелек җирләрен Русия гаскәрләре басып алганнан соң украин хәрбиләренең Мариупольдәге соңгы ныгытмасы иде. Украина заводтан үз хәрби хезмәткәрләрен эвакуацияләргә тели, аерым алганда сугыш тәмамланганчыга кадәр аларны өченче бер илгә җибәреп торырга тәкъдим итә.

Мондый эвакуацияне Төркия тәкъдим иткән иде. Русия исә Украина хәрбиләренең әсирлеккә бирелүен таләп итә. Хәзер авыр яраланганнарны Русия әсирләренә алмашып, эвакуацияләү турында сөйләшүләр бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG