Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ американнарга Русия кыйммәтле кәгазьләреннән түләү алуны тыячак


АКШ финанс министрлыгы
АКШ финанс министрлыгы

Бу соңгы йөздән артык ел эчендә Русиянең беренче мәртәбә тышкы дәүләт бурычы дефолтына китерә алуын аңлата. Русиянең тышкы бурычы - 75 миллиард доллар.

Киләсе атнадан Ак йорт Русиянең дәүләт облигацияләрен тотучы американнарга алардан түләү алуны тыярга ниятли. Бу - Русиягә каршы элегрәк кертелгән санкцияләр кысаларындагы чара булачак.

Облигацияләрдән түләүләрнең ташламалы чоры 25 майда тәмамлана. Аны озайтмаска булганнар. Бу исә соңгы йөздән артык ел эчендә Русиянең беренче мәртәбә тышкы дәүләт бурычы дефолтына дучар була алуын аңлата.

The New York Times язуынча, АКШ финанс министрлыгы әлеге карарны бу чара кертелгәннән соң була алырдай икътисади нәтиҗәләрне анализлап кабул иткән. Белгечләр Америка икътисадына моның нәтиҗәләре бик аз булачак дигән нәтиҗәгә килгән.

Русиянең тышкы бурычы чагыштырмача зур түгел. Ул 75 миллиард долларны тәшкил итә. Чит ил банкларындагы алтын-валюта запаслары туңдырылса да, Русия үз бурычларын түләүне дәвам итте. Ул рубльләрдә түләргә дә омтылып карады, әмма Русиянең кыйммәтле кәгазьләрен тотучылар моңа риза булмады. Мәскәү дефолтны булдырмаска тырышып, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итү белән янады.

Төрле бәяләмәләргә күрә, энергия чыганаклары экспортыннан Русиянең еллык керемнәре 200 миллиард доллар булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG