Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мәхкәмә активист Ләйсән Солтангәрәеваны сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан өчен штрафка тарткан


Ләйсән Солтангәрәева
Ләйсән Солтангәрәева

25 апрельдә Солтангәрәева “Русиягә азатлык. Украинага тынычлык” дигән плакат белән Уфаның “Центральный” сәүдә үзәге янына чыккан булган, бу гамәле өчен аңа 35 мең сум штраф җәзасы биргәннәр.

17 майда Уфаның Совет районы мәхкәмәсе сугышка каршы ялгыз пикетка чыкканы өчен активист Ләйсән Солтангәрәеваны 35 мең сумга штрафка тарткан, дип хәбәр итә "Уфа against" Telegram-каналы.

25 апрельдә Солтангәрәева "Русиягә азатлык. Украинага тынычлык" дигән плакат белән Уфаның "Центральный" сәүдә үзәге янына чыккан. Берничә минуттан аны полиция тоткарлаган һәм Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3нче маддәсе, 1 өлеше) беркетмә төзегән.

"Мин мәхкәмәдә үз карашларыма ярашлы пикетка чыгуымны белдердем. Русия Конституциясенең 51нче маддәсе нигезендә, башка күрсәтмәләр бирүдән баш тарттым", ди Ләйсән Солтангәрәева.

"Якланучымның гамәлләрендә административ хокук бозу күрмәдем. Ул Украинадагы "махсус операция"гә үз мөнәсәбәтен берничек тә белдермәгән, бары тик сивил карашын гына белдергән. Аның плакаты ни рәвешле Русия кораллы көчләрен дискредитациялидер – миңа аңлашылмый. Шуңа өстәп, ул ялгыз пикет уздырган, ә кануннар моны рөхсәт итә. Хокук бозу булмау сәбәпле эшне туктатуларын таләп иттек, әмма мәхкәмә барыбер Солтангәрәеваны гаепле дип тапты", ди Солтангәрәеваны яклаган адвокат Максим Усов.

Активист мәхкәмә карарын шикаять итәчәген әйтә.

Русиянең Украинада башлаган сугышына каршы ялгыз пикет үткәрүе өчен март башында Башкортстанның Туймазы районары мәхкәмәсе дә Ләйсән Солтангәрәеваны өч мең сумга штрафка тарткан иде.

Ул чакта полиция хезмәткәрләре активистны таләпләренә "буйсынмауда" (Административ хокук бозулар кодексының 19.3 маддәсе, 1 өлеше) гаепләде.

25 апрельдә тоткарланган вакытта Солтангәрәевага 11 апрельдә Уфада сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан өчен дә "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү" маддәсе нигезендә беркетмә төзегәннәр, активистны 11 апрельдә тоткарламаганнар иде.

Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG