Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Русиягә технологияләр экспортын нык киметкән


Март аенда Кытайдан Русиягә смартфоннар китерү 67 процентка, ноутбуклар — 40, телекомуникация челтәрләре җиһазлары 98 процентка кимегән.

Март аенда Русиягә Кытай технологияләрен китерү берничә мәртәбә кимегән. Бу Кытайның Русиягә АКШ тарафыннан кертелгән чикләүләрне бозудан куркуы белән бәйле булырга мөмкин. АКШ сәүдә министры Джина Раймондо шулай дип белдергән.

Февраль белән чагыштырганда, март аенда Кытайдан Русиягә смартфоннар китерү 67 процентка, ноутбуклар — 40, телекомуникация челтәрләре җиһазлары 98 процентка кимегән. Бу Кытай сәүдәсе турындагы соңгы мәгълүматлардан күренә дип белдерде Раймондо. Ул Кытайдан Русиягә экспорт кимүне "Пекинның АКШ сәүдә чикләүләренә сак каравы билгесе" дип бәяләде.

Украинага каршы сугыш сәбәпле АКШның Русиягә карата чикләүләре Русия ширкәтләренә компьютер чиплары, телекоммуникация җиһазлары, лазерлар, авиация һәм диңгезчелек техникасы сатуны тыя. АКШ җиһазларын яки компьютер програмнарын кулланучы барлык ширкәтләр дә бу чикләүләрне бозмаска тиеш. Бозган очракта аларның үзләренә карата да чикләүләр кертелергә мөмкин. Аерым алганда АКШ андый ширкәтләргә үз технологияләрен сатудан баш тарта ала.

Раймондо әйтүенчә, башка илләр дә Русиягә техника экспортын киметкән. Русиягә АКШтан экспорт 86 процентка, Көньяк Кореядан 62, Финляндиядән 60 процентка кимегән.

Март аенда АКШның Apple һәм Көньяк Кореаның Samsung ширкәтләре Русиягә сатуны туктатып торуларын белдерде. Кытайның дөньяда телекоммуникация челтәрләре җиһазлары җитештерүче иң эреләрдән булган Huawei ширкәте Русиягә сатуны киметү-киметмәве турында The Washington Post газетына мәгълүмат бирүдән баш тарткан. Кытайның иң зур ширкәтләреннән берсе Xiaomi да журналистлар сорауларына җавап бирмәгән.

Сәүдә челтәрләрен өйрәнү мәгълүматларына караганда, 2021 елда Русиядә иң күп смартфоннар сатучы ширкәтләр Samsung, Xiaomi һәм Apple булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG