Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Илдәге "вазгыятьнең гадәттәгечә" булуын күрсәтү өчен Кремль губернаторларны турыдан-туры сайлауны уздырачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

“Сайлаулар уздырылмау яки алардагы үзгәрешләр илдә ниндидер гадәти булмаган хәл баруын күрсәтер иде”, дигән басманың президент хакимиятенә якын чыганагы.

Кремльдә сентябрьгә ниятләнгән бердәм тавыш бирү көнен күчермәскә, губернаторларны турыдан-туры сайлауны уздырырга булганнар. Бу хакта РБКга президент хакимиятенә якын өч чыганагы һәм федераль түрә белдергән.

Басма әңгәмәдәшләре сүзенчә, сайлауларның мондый форматы каралган барлык төбәкләрдә дә ул уздырылырга тиеш булачак.

Социаль сораштырулардан күренгәнчә, президентның, төбәк башлыкларының һәм "Бердәм Русия"нең рейтингы югары, шуңа берни үзгәртмәскә булганнар, дип хәбәр иткән РБКның ике чыганагы.

"Беркемгә берни янамый, шуңа [нәрсәне дә булса үзгәртергә] зарурлык юк", дигән аларның берсе. Аның сүзләренчә, сайлауларны билгеләнгән вакытларында һәм элеккегечә уздыру "вазгыятьнең гадәттәгечә булуын" күрсәтеп тора.

"Сайлаулар уздырылмау яки алардагы үзгәрешләр илдә ниндидер гадәти булмаган хәл баруын күрсәтер иде", дигән басманың икенче чыганагы.

11 сентябрь - бердәм тавыш бирү көнендә Русиянең 14 төбәгендә губернаторларны турыдан-туры сайлау ниятләнә. Тагын бер төбәк – Адыгеяда республика башлыгын канун чыгару җыенында сайлаячаклар. Алты төбәктә канун чыгару җыеннарына, 11 төбәктә шәһәр думаларына сайлаулар үткәрергә ниятлиләр.

Март башында, президент хакимиятенә якын чыганаклары "Медуза"га Русиядә 2022 елның сентябренә ниятләнгән губернатор сайлауларын уздырмаска яки күчерергә мөмкиннәр, дип хәбәр иткән иде.

РБК һәм "Коммерсантъ" исә, 27 апрельдә Канун чыгаручылар шурасы утырышында Русия президенты Владимир Путин губернаторларны турыдан-туры сайлауны үткәрмәү турында игълан итәргә мөмкин дип язды. Әмма мондый хәл булмады.

17 майда Русия думасында "Гадел Русия" рәисе Сергей Миронов Украинадагы сугыш беткәнчегә кадәр, бердәм тавыш бирү көнендә сайлаулар уздыруны кичектерергә чакырды. Икенче көнне "Бердәм Русия" баш шурасы сәркатибе Андрей Турчак тавыш бирүләрне вакытында үткәрергә кирәк дип белдерде.

ФСБ һәм Иминлек шурасы сайлауларны уздырмау яклы, алар сугыш нәтиҗәләре аркасында хакимиятнең рейтингы шактый төшәргә мөмкин дигән фикердә, дип язды "Медуза".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG