Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда чәчәк кибетләре тауарларның тоткарланып килүенә зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Чәчәк үстерүче ширкәтләр исә, Русиягә каршы кертелгән санкцияләр аркасында киләсе елда чәчәк орлыклары сатып алуда проблемнар туарга мөмкин дип борчыла.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы аркасында кертелгән чикләүләр, логистикада кыенлыклары чәчәк бизнесы белән шөгыльләнүчеләргә дә йогынты ясаган. Бу чәчәк кибетләре һәм чәчәк үстерүче ширкәтләрдән сораштыру уздырган РБК язмасыннан күренә. Чәчәк кибетләре вәкилләре тауарлар тоткарлыклар белән килә, бәяләр артты дип зарланган.

"Цветы без повода" салоны җитәкчесе Нәргизә Әхмәдуллина тауарларның берничә көнгә соңарып килүен әйткән.

"Без чәчәкләрне Көнбатыш җитештерүчеләреннән мөстәкыйль рәвештә дә, хезмәттәшләр белән бергә дә алабыз. Җирле җитештерүчеләр юл куярга теләми һәм бәяне шактый арттырып куя", дип сөйләгән ул.

"Цветы" чәчәкләр кибете хуҗасы Ольга Иноземцева исә тауарлар бер атнага тоткарланып килә һәм бу тауарның сыйфатына да йогынты ясый дигән.

"Кайтавазлар язган вакытта мөштәриләрем гөлчәчәкләр (розалар) өч көн генә шиңми торды дип язды. Алар инде атна буе машинада яткан була шул. Әлбәттә чәчәкләрнең сыйфатына зыян килә", дигән ул.

Иноземцева чәчәкләргә ихтыяҗ кимүен дә әйткән. Ул кайбер хезмәттәшләренең сатуы 30-35 процентка кимүен искәрткән.

"Цветочная усадьба" чәчәкләр үстерү ширкәте вәкилләре сүзенчә, чәчәк үсентеләренең һәм шәһәрләрне яшелләндерү орлыклары чит илдән кертелә һәм аларны киләсе елда сатып алу мөмкин булмаска да мөмкин.

"Без продукцияне Мәскәүнең зур ширкәтләре аша сатып алабыз, алар орлыкларны чит илдән кайтарта. Киләсе елда моның белән бәйле зур проблемнар булыр дип фаразлыйбыз. Хәзергә бу мәсьәләне күтәрмәдек, чөнки орлыкларны көзгә һәм кышка якынрак чорда сатып ала башлыйбыз. Бәлки тәэмин итүчеләр башка логистик чылбырлар таба алыр, әмма борчылу бар", дигәннәр ширкәттә.

YASHEL flowers чәчәк кибетендә исә, санкцияләр аркасында логистиканың кыйммәтләнүен хәбәр иткәннәр. Чәчәкләргә, төргәкләргә һәм бәйләмнәр ясауда кулланылучы башка кирәкле материалларга бәяләр 20-30 процентка арткан.

Ольга Иноземцева мәсәлән Эквадор гөлчәчәкләренең 30 процентка кыйбатлануын искәрткән.

"Элек озын гөлчәчәкләрне 80-90 сумга ала идек, хәзер алар 120 сум тора. Гөлчәчәкләргә өч атна алдан заказ бирәбез, башка чәчәкләргә - бер атна алдан", дип аңлаткан ул.

Украинага һөҗүм итүеннән соң Русиягә каршы кертелгән чикләүләрнең бишенче пакетында Европа берлегеннән Русиягә кертү тыелган тауарлар исемлегендә чәчәк утырту өчен материаллар да бар. Бу – чәчәк суганнары, бүлбеләре һәм башкалар. Аларның барысы да диярлек Русиягә Нидерланд һәм Германиядән кертелә иде.

Русиянең Украинага каршы сугышы өченче ай дәвам итә. Халыкара чикләүләрнең тискәре нәтиҗәләрен түрәләр генә түгел, гади халык та нык сизә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG