Accessibility links

Кайнар хәбәр

WSJ: Google-ның Русиядәге офисы хезмәткәрләре Дубайга күчеп киткән


Март ахырында мәхкәмә ширкәтнең илдәге банк хисабын туңдырды, шуннан соң Google-ның Русиядәге офисы хезмәткәрләренә чит илгә күченергә тәкъдим итә башлады.

Американың Google корпорациясе күпчелек хезмәткәрләрен Русиядән чыгарган, аларның шактые Дубайга күчеп киткән. Бу хакта чыганакларына сылтама белән The Wall Street Journal яза.

Язмада Русиядән ничә хезмәткәр күчеп китүе турында әйтелмәгән. Кайбер хезмәткәрләр Русиядә калган һәм копорациядәге эшеннән киткән.

Март ахырында мәхкәмә ширкәтнең илдәге банк хисабын туңдырды, шуннан соң Google-ның Русиядәге офисы хезмәткәрләренә чит илгә күченергә тәкъдим итә башлады. Соңрак мәхкәмә тәфтишләре хисаптагы акчаны тартып алды, нәтиҗәдә ширкәт хезмәт хаклары һәм башка чыгымнарны түләү өчен акчасыз калды.

18 май, чәршәмбе көнне Google Русиядәге бүлендек ширкәтенең банкротлыкка чыгуын игълан итте.

"Русия хакимиятләре Google-ның Русиядәге банк хисабын туңдыру сәбәпле, Русиядәге офис эшли алмый башлады, Русиядәге хезмәткәрләргә хезмәт хакы бирү, тәэмин итүче һәм сатучылар белән исәп-хисапларны түли алу, башка төрле финанс бурычларын үтәү мөмкинлеге бетте", дип хәбәр итте ширкәт.

Узган елның декабрь ахырында Русиядә тыелган мәгълүматны сөртүдән баш тарткан өчен Google-га Мәскәүдәге мәхкәмә җиде миллиард сумнан артык штраф салды.

Быел май башында мәхкәмә тәфтишләре Google-дан штраф акчаларын мәҗбүри тартып алырга булды. Хакимиятләрдән тыш, Кремльне хуплаучы мәгълүмат чаралары – "НТВ"һәм "Царьград" та ширкәтне мәхкәмәгә биргән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG