Accessibility links

"Ватан — ул президент күте түгел". Җырчы Шевчукка концерттан соң беркетмә төзегәннәр


Юрий Шевчук
Юрий Шевчук

ДДТ рок төркеме җитәкчесе Юрий Шевчукка 18 майда Уфада булган концерттан соң административ канун бозу турында беркетмә төзелгән. Бу турыда продюсер Радмир Усаев социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, концерт тәмамлангач ук сәхнә артына куәт структуралары хезмәткәрләре кергән, Юрий Шевчукны башка музыкантлардан изоляцияләгән һәм әзерләнү бүлмәсен сакларга махсус көчләр киемендәге ике сакчыны куйган. Шуннан соң Шевчук белән "концерт, аның юнәлеше, Шевчукның сугыш һәм ватан турында әйткәннәре" турында бер сәгать буе сөйләшкәннәр.

Полиция хезмәткәрләре башта Шевчукны тоткарларга теләгән, әмма соңрак беркетмәне имзаларга биргән һәм китеп барган. "Протоколның ни турында булуын үзегез аңлыйсыз" дип язды Усаев өстәмә мәгълүмат бирми генә.
Шевчук әлегә бу турыда нинди дә булса белдерү ясамады.

18 майда социаль челтәрләрдә әлеге концерт видеосы тарала башлады. Анда Шевчукның мондый сүзләре дә бар: "Бүген Украинада кешеләрне үтерәләр. Ни өчен? Безнең егетләр анда үлә. Ни өчен? Нинди максаттан анда безнең һәм Украинаның яшьләре үлә? Чираттагы Цезарьның Наполеон планнары өченме? Ватан ул, дуслар, сыйпаларга, үбәргә кирәкле президент күте түгел. Ватан — ул вокзалда бәрәңге сатучы хәерче әби. Менә шул ул — ватан".

Зал аңа алкышлар белән җавап бирде.

Апрель аенда Төмәндә ДДТ концертын тыйдылар. Ул чакта Шевчук моны рок төркемнең Украинага һөҗүмне хуплау символына әверелгән Z тамгасы куелган залда чыгыш ясарга теләмәве белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлады.

Белешмә: Юрий Шевчук 1957 елның 19 маенда Магадан өлкәсенең Ягодное районы үзәгендә туган. Атасы украин, әнисе татар милләтеннән. Шевчуклар гаиләсе 1970 елдан Уфада күчеп килә. 1975 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкорт педагогия институтының сәнгать-графика бүлегендә укый. 1980 елда ДДТ рок төркемен төзи. 1984 елда "Переферия" альбомындагы хакимияткә карашлары сәбәпле, тамашалары тыела, аңа Уфадан китәргә кушалар. Шевчук башта Свердловскига, 1985 елда Ленинградка күченә, 1987 елда ДДТның яңа төркемен оештыра. Күп тапкырлар оппозиция уздырган "Ризасызлар маршы"нда катнаша. Михаил Ходорковский, Платон Лебедевларны яклап чыга.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG