Accessibility links

Politico: АКШ Киевны дәррәү атучы реактив системнар белән тәэмин итәргә теләми


Басма әңгәмәдәшләре сүзенчә, Вашингтон Украина бу системнарны Русия җирләренә һөҗүм итү өчен кулланырга мөмкин, ә бу низагны киеренкеләштерәчәк дип борчыла.

АКШ хакимиятләре Украинага ерак арага дәррәү атучы реактив системнар бирергә теләми.Бу хакта аноним чыганакларына сылтама белән Politico журналы хәбәр итә. Басма әңгәмәдәшләре сүзенчә, Вашингтон Украина бу системнарны Русия җирләренә һөҗүм итү өчен кулланырга мөмкин, ә бу низагны көчәйтәчәк дип борчыла.

Аерым алганда сүз Американың заманча HIMARS системнары турында бара, алар 300 километр ераклыкка кадәр ата. Киев фикеренчә, бу системнар Украинага Русиянең авыр артиллериясеннән ераккарак ату ягыннан да, җимергеч көче ягыннан да өстенлек алып торырга булышачак һәм сугышның ничек тәмамлануына да зур йогынты ясаячак.

Украинага хәрби ярдәм күрсәтү уңаеннан апрель ахырында АКШның Германиядәге Рамштайн һава базасында очрашу узды, анда Украинага HIMARS һәм моңа охшаш башка системнар бирү турында фикер алыштылар. "Рамштайнда импульс булып алган иде, күрәсең тынычланды", дип белдергән Politico-га әңгәмәдәшләренең берсе.

Басма язуынча, соңгы айларда АКШ Украинага беректәшләренең корал саклагычларындагы иске совет ракет системнарын биргән, әмма Киев Американың заманчарак коралларын алырга тели.

Украинага заманча ракет артиллериясе җибәрү мәсьәләсенә бу атнада Пентагонның рәсми вәкиле фикер белдерде. Ул Вашингтонның Киевка HIMARS җибәрү ниятләрен расламады да, кире дә какмады. АКШ "украиннар белән алар мохтаҗ булган чараларга кагылышлы даими сөйләшеп тора" диде.

Русия сугыш башлаган көннән башлап, АКШ Украинага дүрт миллиард долларга якын хәрби ярдәм бирде.

Мәскәү Украинаны корал белән тәэмин итүне тәнкыйтьли һәм болай эшләү тынычлык турындагы сөйләшүләргә ярдәм итми, дип искәртә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG