Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан метросында йөрү бәясе 36 сум булачак


Казан метросы
Казан метросы

Метрода йөрү бәяләре кайчан кыйммәтләнәчәге әлегә билгеле түгел.

Казан метросында йөрү бәяләре арта. Тариф үзгәрү турындагы карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Метрода йөргән өчен кәгазь акча белән түләсәң – 36 сумга, банк картасы белән түләгәндә 31 сумга төшәчәк. Багаж өчен 31 сум түлисе булачак. Хәзерге вакытта метрода йөрүнең бәясе – карта белән түләгәндә - 30 сум, кәгазь акча белән исә – 35 сум.

Метрода йөрү бәяләре кайчан кыйммәтләнәчәге әлегә билгеле түгел дип яза "Реальное время", "Метроэлектротранс" оешмасына сылтама белән.

1 майда Татарстан башкаласында автобус, троллейбус һәм трамвайларда йөрү бәясе дә артты: банк картасы белән түләгәндә ул 31 сумга төшә. Кәгазь акча белән түләгәндә 36 сум бирәсе.

Казан мэриясе хәбәрендә әйтелгәнчә, юл йөрү бәясен арттыруны Казанда юлчы ташучы оешмалар сораган. Оешмаларның мөрәҗәгатендә пандемия һәм траспортта QR-кодлар кертү юлчыларның да, керемнең дә кимүенш китерде диелгән. Ел башында юлчы ташучылар тарифларны арттыру мәсьәләсен җәй көне кузгатырга ниятләүләрен белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG